Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Барысы да ток сугудан егыла». Балыкка баручы балалар электр үткәргечкә кармак тидергән

news_top_970_100

Самараның Чапаев шәһәрендә 3 малай балыкка бара. Урамнан барганда, алар кармакларын электр үткәргечләргә тидерә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Әлеге вакыйга кадрларын «РЕН ТВ» күрсәтте. Видеода күренгәнчә, малайларның берсе сикереп, кармагын үткәргечкә тидерә. Аннары ток суга – балалар барысы да җиргә егыла. Аннары сикереп торалар да төрле якка чабалар.

Якынча белешмә буенча, малайлар исән.

Россия Тикшерү комитетының Самара өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, тикшерү оештырылган.

«29 майда Чапаев шәһәренең Мәскәү урамыннан баручы балигъ булмаган яшьтәге 3 малай кармак белән электр линиясенә тигән. Ток суккан балалар төрле дәрәҗәдә пешкән, хастаханәдә яталар», – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100