Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Барысы да нервыланып бетте»: Ильмира Нәгыймова аэропортта күңелсез хәлгә очраган

news_top_970_100
«Барысы да нервыланып бетте»: Ильмира Нәгыймова аэропортта күңелсез хәлгә очраган
социаль челтәрләр

Ильмира Нәгыймова Мәскәү аэропортында күңелсез хәлгә юлыккан – очып китә алмыйча, 12 сәгатьтән артык утырырга мәҗбүр булган. ««Ред винкс» авиакомпаниясе аркасында 400гә якын пассажир өчен рейс тоткарланды. Инде 12 сәгать утырабыз. Гафу үтенеп, авиакомпания пассажирларга 18 сентябрьдә җитештерелгән ризык тәкъдим итте. Әмма барысына да түгел. Мин дә шулар арасында», – дип язган Нәгыймова үзенең сторисларына.

Ильмира Нәгыймова язуынча, массакүләм мәгълүмат чараларына туристлар авиакомпания вәкилләренең куяннар кебек качып йөрүен сөйләгән. Самолетка утырткач, пассажирларга яңадан чыгарга кушканнар. Пассажирлар самолетның бик таушалган булуын да билгеләп үткән.

«12 сәгатьтән соң безне самолетка яңадан утырттылар. Аллага тапшырдым инде. Самолетта бик салкын. Өстәвенә, минем температурам күтәрелде. Аңа кадәр самолет туңган һәм кабынмаган икән.

Әле теркәлгән ике пассажирыбыз югалды. Барысы да арыды, барысы да нервыланып бетте», – дип сөйләгән җырчы.

Бу вакыйга турында сөйләгәндә җырчы кая очуын әйтмәде. Бүген телеграм-каналлар Шри-Ланкага очучы самолетның тоткарлануы турында хәбәр иткән иде. Шри-Ланкада ял итеп, кайтыр юлга чыгучылар да Мәскәүгә очып китә алмый азапланган. Ильмира Нәгыймованың да ялы маҗаралардан башланган, ахры, дип фаразлый алабыз.

Соңрак, этләр салонны тикшереп чыкканнан соң, очкычның очып китүе турында да мәгълүмат чыкты. Рейска билет алган 13 кеше очудан баш тартып, өйләренә кайтып киткән.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Нигэ кирэк бу кеше безгэ, э? Ужас....
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100