Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Барысы да коты очып яши»: Яхшы укысыннар өчен, әби өч оныгын вәхшиләрчә җәзалаган

Балаларның тәне күгәргәнен күргән укытучылар ел ярым дәвамында полициягә хәбәр итми торган.

news_top_970_100
«Барысы да коты очып яши»: Яхшы укысыннар өчен, әби өч оныгын вәхшиләрчә җәзалаган
https://pixabay.com/

Бурятиянең Мухоршибирск районында пенсионер хатынны хөкем иттеләр. Ул ел ярым вакыт дәвамында 11, 8 һәм 6 яшьлек оныкларын кыйнап, ач тотып интектергән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Әби балаларны да, үзенең ирен — балаларның бабасын да, сабыйларның анасын да, тагын ике олы оныгын да куркытып яши. Алар берсе дә әбидән зарланырга батырчылык итми.

Мәктәп укытучылары балаларда кыйналган эзләрне күрә. Тик алар озак вакыт дәвамында кызларның «егылдык» дип әйткән сүзләренә ышана.

Ел ярым вакыт узгач , 2019 елның язында, кызларның берсе бик нык имгәнгәнен күргәннән соң гына, укытучылар полициягә мөрәҗәгать итә.

Судта ачыкланганча, әби шулай итеп балаларны «тәрбияли». Кызлар яхшы укысын өчен, аларны кыйный. Әби өй эшләренә өстәмә биремнәр бирә. Балалар шуларны эшли алмасалар да кыйнап ташлый.

Авыру булса да, алты яшьлек оныкка да әбидән шактый гына кыен эләгә. Бу турыда «Байкал Daily» яза.

Мухоршибир районы суды матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, пенсионер хатынга карата «җәзалау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Суд карары буенча, әбине шартлы рәвештә биш елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100