Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Барысы да җитәкчеләребез кулында". Рифат Зариповка дәүләт бүләге тапшырылды

Җырчы "атказанган артист" исемен дә алырга хыяллана.

news_top_970_100
"Барысы да җитәкчеләребез кулында". Рифат Зариповка дәүләт бүләге тапшырылды
Кичә Салават Фәтхетдинов концертында Рифат Зариповка дәүләт бүләге тапшырылган.

- Мин чиксез шатмын. Кичә Салават абыйның концертына мәдәният министры килгән иде. Татарстан Республикасы мәдәниятенә hәм сәнгатенә зур өлеш керткән өчен дип, менә шушындый медаль белән бүләкләде. Аеруча зур рәхмәтемне Салават Фәтхетдиновка әйтәсем килә. Без укучыларына туры юл күрсәтеп, дөрес итеп тәрбияләгән остаз ул. Инде күптән укып бетерсәк тә, ул безне ташламый, әледән-әле барлап, киңәшләрен биреп, концертларына чакырып тора. 

- Тагын кемнәргә медаль бирелде?

- Данир Сабиров белән Энҗе Шәйморзинага да шушындый ук медаль тапшырдылар.



- Атказанган артист исемен алырга да ерак калмаган, димәк?

- Барысы да Аллаh кулында, җитәкчеләребез кулында... Тырышып эшләгәч, аларын да аласы килә. Эшләгән эшеңне дәүләт тарафыннан күрә белүләре, бәяләүләре сөендерә. Мондый бүләкләр безгә алга таба тагын да тырышып эшләргә, иҗат итәргә этәргеч булып тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100