news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Барысы да боз астына киткән»: 11 яшьлек малай һәм 3 ир-ат елгада батып үлгән

news_top

Коминың Усть-Куломск районында 4 балыкчы батып үлгән, алар арасында 11 яшьлек малай да бар. Фаҗига ял көннәрендә, 5 апрельдә, Керчомья авылыннан 15 чакрым ераклыкта Төньяк Кельтма елгасында була.

Снегоходка утырган балыкчылар инде эрегән һәм юкарган боз катламы аша сулык өстеннән чыкмакчы булган, ләкин транспортлары белән бергә су астына киткәннәр. Аларның әйберләрен җирле халык тапкан һәм коткаручыларны чакырган. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итә.

Хәзер коткаручылар барлык 4 һәлак булучының да гәүдәләрен табарга тырыша. Алар әйтүенчә, елгада агым сәгатенә 5 км тәшкил итә.

Фаҗига факты буенча төбәк тикшерүчесе «Саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк затка үлем китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

– Җинаять эше кысаларында килеп чыккан хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре комплексы гамәлгә ашырыла, – диләр ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар