Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Барысы да берәр көн шок хәлендә йөрделәр»: инвалид балалы гаилә урамда калган

news_top_970_100
«Барысы да берәр көн шок хәлендә йөрделәр»: инвалид балалы гаилә урамда калган
видеодан скриншот

21 гыйнвар көнне Балтач районы Яңгул авылында янгын чыга. Инвалид балалы Гыйльмуллиннар гаиләсе бернәрсәсез урамда кала. Янгын турында төшерелгән видеодан аңлашылганча, йорт эче тулаем янган, өй торырга яраксыз.

Яңгул авылында бик авыр хәл булды. Йорт янып бетте, эчендә бернәрсә калмады диярлек. Могҗиза! Менә бу китапка бернәрсә дә булмаган, – дип видео авторы кулындагы кырыйлары әзрәк көя төшкән Коръән китабын күрсәтә. – Кырыйлары әз генә каралган, китабы чип-чиста, сөбханаллаһ, – ди ул.

Янгын хакында Яңгул авылы җирлеге башлыгы Ранил Габдрахманов сөйләде.

Утны электр чыбыклары аркасында чыккан, диделәр. Янгын сүндерергә вакытында килеп өлгерделәр, йорт тышкы яктан калса да, торырга ярамый, эче тулысынча янып беткән. Безнең авылда ирекле янгын күзәтчелеге бар. Шулар булуы аркасында янгын вакытында туктатылды, югыйсә ут күрше йортка да күчәргә мөмкин иде. Ут тышка чыкмады.

Янгын сүндерүче егетләр яхшы эшләделәр, Балтачныкылар да бик тиз килеп җитте, «Яңа тормыш» колхозы тиз арада 10 тонналы су мичкәләре алып килделәр. Буран вакыты булса да, машиналар кирәкле җиргә бернинди тоткарлыксыз керә алды. Без авыл урамнарын 4 сәгатьтән 4 сәгатькә чистарттырып торган идек. Тракторларны төнлә дә чыгардык. Менә анысы бик әйбәт булды. Күмәк хуҗалыкның зур ярдәме тиде, колхозларның исән булуы безгә бик әйбәт инде, – ди ул.

Ут көндез, төшкә таба чыга. Роза апа үзе бу вакытта кибеттә, эштә була. Кызы һәм оныгы шуннан ерак түгел бер туганнарына кереп киткән булганнар. Янгынны күреп алгач ук, янгын сүндерү хезмәтенә хәбәр итәләр.

Өйдән бернәрсә дә алып чыга алмадылар. Туңдыргычлары һәм бер Коръән китабы гына калды… Хәзерге вакытта Роза апалар күршеләрендәге туганнарында торалар. Башта барысы да берәр көн шок хәлендә йөрделәр инде, авыр сынау бит ул.

Хәзер үзебезнең авылдан, шул тирәдән, торырга дип бер йорт эзлиләр. Авыл халкы бердәм бездә, аларга акчалата да, әйбер белән дә, кулларыннан килгәнчә, ярдәм итәргә тырыша, – ди авыл җирлеге башлыгы.

Янгында зыян күргән гаиләгә ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат: 89196995648 Роза Камиловна. Әлеге номерга Сбербанк картасы беркетелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100