Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Барысы өчен дә рәхмәт, Эмиль!»: Эмиль Гарипов "Ак Барстан" китә

«Күкрәгемдә башка эмблема булганда уйнарга туры килер дип күз алдыма да китермәгән идем», - ди капкачы.

news_top_970_100
«Барысы өчен дә рәхмәт, Эмиль!»: Эмиль Гарипов "Ак Барстан" китә
https://www.ak-bars.ru

«Ак Барс» һәм капкачы Эмиль Гариповны бүтән бернәрсә дә бәйләми. Капкачының клубтан китүе турында инде күптәннән имеш-мимешләр йөрде. Ләкин бу хакта клуб рәсми рәвештә берничек тә җавап бирмәде.

30 ноябрь көнне, «Ак Барс» хоккей клубы үзенең сайтында «Барысы өчен дә рәхмәт, Эмиль!» дигән язу элде. Эмиль Гариповның клубтан китүе турында язылган.

Гариповның аркасын авырттыруы сәбәпле, бер елга якын бозга чыкканы юк. «Ак Барс» хәзер әле яңа рекорд куйган Тимур Билялов һәм швед Адам Рейдеборнга ышана.

Капкачының агенты Станислав Романов күптән түгел бер электрон басмада: «Бу әйберләр дөрес түгел. Эмиль хәзерге вакытта савыкты, уенга әзер, команда белән бергә тренировкаларын үткәрә һәм үзенең мөмкинлеген көтә», — дип әйткән иде.

Рәсми рәвештә Гариповның китүе турында әйтелгәч, имеш-мимешнең дөрес булуы җанатарларның, әлбәттә, кәефен төшерде. Алар клубның социаль челтәрләрендә «елап яза», Эмильне кире әйләнеп кайтачагына ышаналар: «Бик кызганыч!», «Кирәкми», «Без сине сагыначакбыз» — диләр.

Эмильнең якын дусты, хәзер инде элеккеге клубдашы Альберт Яруллин да үзенең инстаграмында җанатарларны елатырлык дәрәҗәдәге пост керткән: «Менә инде безгә дә тугыз ел бергә эшләгәннән соң, аерым клубларда уйнарга туры киләчәк. Бу синең өчен үтелмәгән яңа этап, һәм Аллаһ Тәгалә теләге белән син әлеге эшне башкарып чыгуыңа ышанам», — дип яза ул икесе бергә төшкән фото астында.

Эмиль үзе әлеге хәлгә клуб элгән язмада шулай җавап бирә: «Мине хоккейчы буларак үстергән туган клубыма рәхмәтлек белән карыйм. Кайчан да булса күкрәгемдә башка эмблема белән уйнарга туры килер дип күз алдыма да китермәгән идем, ләкин кайвакыт спортчыларның язмышы да башка якка әйләнә ала икән».

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Брат @emil__garipov вот и пришло время поиграть за разные клубы после 9 лет совместной работы ,это новый этап в твоей жизни ранее не изведанный тобой, и я уверен по воле Аллаха ты достойно с ним справишься .Желаю тебе главное здоровья ,как можно меньше травм и достижений своих целей !! Сказать хочу спасибо за поддержку которую оказывал ,были травмы ,неудачи ,поражения но в эти моменты всегда пытались найти слова чтоб поддержать друг друга!!это были чудесные 9 лет совместной работы !!где бы не играли но братские отношения у нас останутся ИншаАллах ? ещё вместе поработаем по воле Аллаха ☝? Ассаламу Алейкум уа рахматуллахи уа баракатух!!! P.S. до встречи на льду ????

Публикация от Yarullin Albert (@yaru33)

Эмиль Гарипов еллар буе аның белән бергә булган, тугыз сезон дәвамында ярдәм иткән — җанатарларга, клуб персоналына, командадагы партнёрларына, тренерларга hәм клубның җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерә: «Мин Казаннан клубка карата яхшы мөнәсәбәт белән китәм, Аллаһ бирсә, мин кабат „Ак Барска“ әйләнеп кайтырмын», — ди ул.

Хәзерге көндә Эмильнең хоккей карьерасы билгесез булып кала. Социаль челтәрләрдә аны күптән түгел травма алган «Авангард» капкачысы урынына куячаклар дип язалар.

Эмиль Гарипов «Ак Барста» 9 сезон үткәрде, команда белән берлектә Гагарин кубогына ия булды.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100