Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Барып та йөрмәдек, сорамадык та»: «Айфара» төркеме артистларына дәрәҗәле исем бирелгән

news_top_970_100
«Барып та йөрмәдек, сорамадык та»: «Айфара» төркеме артистларына дәрәҗәле исем бирелгән
Фото: © «Татар-информ» архивыннан

«Айфара» төркеме артистлары Рәшит Максутов, Фәнис Мортазин, Алмаз Мөхәммәтҗанов, Алмаз Шәрифуллинга һәрберсенә «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелгән. Шундый указны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган. «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәрчесе бу турыда Алмаз Шәрифуллиннан белешкән:

– Дөресен генә әйткәндә, бу исемне безгә биргәнне белми дә калдык. Аны алыр өчен кайдадыр барып та йөрмәдек, сорамадык та, – дип җавап биргән ул.

Моңа кадәр Алмаз Шәрифуллин газетага биргән зур әңгәмәсендә:

– Миңа бу (атказанган – автор иск.) исемне бирсәләр дә алмыйм! Качып йөрим. Нәрсәгә ул?! Дөресен әйткәндә, бу исемне алу оят та булыр иде. Бу мактаулы исемне лаеклы рәвештә алмаган кешеләр арасында булу да оят! Исемләп әйтмим. Андыйлар бар. Безгә болай да әйбәт, – дип ачылып сөйләгән булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100