Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Барып чыктык» — кыз белән дәртле кич уздырыр өчен дә куар-код кирәк

Куар-коды булмау Юраның бөтен планнарын җимергән.

news_top_970_100
«Барып чыктык» — кыз белән дәртле кич уздырыр өчен дә куар-код кирәк
https://www.instagram.com/yura_yumor/

Түбән Кама татар драма театры артисты Юра Павлов үзенең «Юра юмор» инстаграм сәхифәсендә кызыклы видеолар урнаштырып бара. Төрле фильмнардан өзекләрне татарчалаштыра, төп герой ролен дә үзе уйный.

Буа буарлык юмор арасында шактый оятсызлары да очрый. Мәсәлән, кыяр кү… турындагысы. Андыйлары, әлбәттә инде, язылучылары тарафыннан күбрәк тә карала.  

Юра «Соседка» фильмы героинясы белән дәртле кич уздырырга әзерләнгән. 

Чишен инде, оялма.

Юк, оялмыйм.

Ә синең бармы?

Нәрсә ул?

Кыяр кү.

Аңламадым…

Кодың бармы? Куар-кодсыз хәзер ярамый бит…

Юк шул…

Башка кодсыз йөрмә. 

Алия, тукта инде, кыяр кү… генә булмыймыни соң ул? — дип өзгәләнгән төп герой.

Менә шулай куар-код аркасында Юрканың бөтен планнары җимерелгән. «Шуның өчен дә шул кирәк», — дип язып куйган артист. 

«Вот обломался син», «Сатып булса да ал инде шул кыяр кү… Болай ло… булып йөрмә», «Мин күрше Алсуга кергән идем, ул да кишер кү… сорады», «Барып чыктык, әйеме?» — дип комментарийлар калдырган инстачылар, үзләре дә шаяртып. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100