Шәүкәт 32 яшендә генә өйләнде. Башта белем алырга, карьера төзергә, акча эшләргә, соңыннан гына гаилә турында уйларга теләде ул. Шулай да аның хатын-кыздан өзелеп торганы булмады. Шулай булмый ни! Мәһабәт гәүдәле, зәп-зәңгәр күзле, ыспай егет ничәмә-ничә кызны үзенә гашыйк итте икән?! Ләкин Гәүһәрияне очраткач, нәкъ шушы кыз белән гаилә корырга, аның белән балалар үстерергә теләгәнен аңлады. Өйләнешеп бер ел узгач, уллары Дамир туды. Бу вакытта Шәүкәт матди яктан да, рухи яктан да баласы булуга әзер иде. Бик еш командировкаларга йөрүенә дә карамастан, бер генә минут буш вакыты барлыкка килсә дә, хатыны һәм улы белән бергә булды.
Шәүкәт җаваплы, тырыш хезмәткәр иде. Гади инженердан тиз арада җитәкче вазифасына күтәрелде. Соңыннан зур энергетика объекты төзелеше проектын җитәкләде. Башкалага командировкаларга йөрде. Үзенең абруе белән теләсә нинди кабинет ишеген бер авырлыксыз ачып керде.
Шәүкәт – гаиләдәге өлкән бала. Эш графигы бик тыгыз булса да, авылга әнисе янына кайтып килергә, туганнары белән очрашырга вакыт тапты. Энеләренең гаиләләре белән туган йортта әниләре янына җыелышу иң рәхәт ял иде аның өчен. Тик мондый очрашуларда һәрвакыт берәр туганы гозер белән мөрәҗәгать итә. Кемнеңдер баласын ниндидер оешмага практикага урнаштырырга кирәк, кайсынадыр ял йортына бушлай юллама кирәк...
Шәүкәтнең таныш-белешләре җитәрлек, ул бу мәсьәләләрнең барысын да хәл итә алырлык көчкә ия иде. Туганнарына ярдәм итү, алар өчен ниндидер яхшылык, файда эшләү ләззәт бирде Шәүкәткә. Туганнарың үзен теләсә нинди сорауны хәл итәрлек мәртәбәле кеше дип санаулары да ошый иде аңа.
Уллары Дамир балалар бакчасына йөри башлагач, Гәүһәрия фармацевт булып эшкә чыкты. Берничә елдан даруханәләр челтәре җитәкчесе вазифасына күтәрелде. Шундый ирең булганда, башкача була да алмый!
Шәүкәт яхшы әти булды. Гәүһәриянең тагын балалар табуын теләде, ләкин хәзер хатыны өчен беренче урында бизнес иде. Шәүкәт улы Дамир искиткеч белем алырга тиеш дип санады. Мәктәп программасыннан тыш, Дамир белән иң яхшы укытучылар шөгыльләнде. Дамир 9 сыйныфны укып бетергәч, танышлары киңәше белән, аны башкаладагы иң яхшы түләүле мәктәпләрнең берсенә күчерде. Гәүһәрия дә, бизнесын идарәчеләргә калдырып, улы белән китте. Шәүкәт хатынына һәм улына башкалада яхшы фатир сатып алды.
Хәзер Шәүкәт ике шәһәр арасында яшәде. Тик өенә кайткач, фатирдагы бушлык, тынлык үзәгенә үтте.
Шәүкәтнең хисапчысы авырып китеп, ялга чыкты, ә аңа имза куяр өчен ашыгыч рәвештә документлар кирәк. Шул документларны үзе барып алырга уйлады, моны бер дә оят эш дип санамады. Документларны аңа яшь хезмәткәр кыз тапшырды, ә Шәүкәт, аңа карап, күзен ала алмый торды.
Бу кызның искитәрлек бер нәрсәсе дә юк алай, әмма нәрсәседер үзенә тартып тора. Кыз да зур күзләрен тутырып Шәүкәткә карады.
«Сезгә берәр ничек ярдәм итә аламмы?» – дип сорады кыз.
«Әйдәгез, бергә төшке аш ашыйк», – дип тәкъдим итте Шәүкәт, үзе дә сизмәстән.
«Нәрсә?» – диде кыз, аптырап.
Шәүкәт кызның оялып, югалып калганын сизде, ләкин үзенең яшь кызлар белән гыйшык-мыйшык уйнауны инде онытканын аңлады.
Бу кызның исеме Айзилә иде, Шәүкәттән 19 яшькә кечерәк һәм, иң мөһиме, ул кияүдә иде. Шәүкәт Айзиләгә малай-шалай кебек гашыйк булды, аның игътибарын яуларга тырышты, тик Айзилә аның бу игътибарына озак кына җавап бирми йөрде. Шәүкәт аны эшеннән каршы алды, өенә кайтарып куярга тәкъдим итте, эшенә чәчәкләр җибәрде, ә кайвакыт ерактан гына Айзиләсен карап-күзәтеп торды.
Айзилә аңа үз хисләрен ачкач, бәхетеннән шаша язды. Шәүкәт аңа кыйммәтле бүләкләр бирергә теләде, тик Айзилә генә һәрвакыт баш тартты, чөнки бу бүләкләрне берничек тә иреннән яшерә алмый ул.
Шәүкәт – халык арасында шактый ук билгеле кеше, шуңа күрә Айзилә белән бергәләп кая да булса бара алмадылар. Атнага берничә мәртәбә, качып-посып кына «съемный» фатирларда очраштылар.
Шәүкәт бу кыздан, аның көлүеннән, аның яшьлегеннән акылдан язар дәрәҗәгә җитте. Айзиләнең үзенә сокланып, яратып каравын күрү ләззәт бирде аңа.
Гәүһәрия дә иренең тормышында икенче бер хатын-кыз барлыкка килгәнен сизенде, тик Шәүкәтнең ниндидер гыйшык-мыйшык уены өчен гаиләсен ташламаячагына иманы камил булды. Һәм ул ялгышмады.
Шәүкәт белән Айзиләнең мәхәббәт уены берничә ел дәвам итте. Айзилә хәтта гаиләсеннән китәргә дә әзер иде, тик Шәүкәт моңа әзер булмады. Аерылышуны икесе дә авыр кичерде.
Шәүкәт эшләгән оешмада җитәкчелек алмашынды. Яңа җитәкчеләр аның белән килешүне озайтмады. Бу – Шәүкәтнең аркасына пычак кадагандай булды, тик сер бирмәскә тырышты.
Җитмәсә, барысы да: «Синең бу связьләр белән бик тиз икенче эш табачаксың, юкка кайгырма!» – диделәр.
Тик вакыт уза торды, ә аның дәрәҗәсенә туры килә торган эш тәкъдим итүче генә күренмәде. Вакыт уза торгач, элекке элемтәләр, әшнәләр, таныш-белешләр дә әкренләп юкка чыга барды. Бөтенләй юкка чыкмас өчен, күрше төбәктәге эшкә ризалашты. Хәзер ул 3 өй арасында яшәде. Ул вакытта улы югары уку йортын укып бетерде, эшкә урнашты. Гәүһәрия дә, ниндидер мәшәкатьләрен хәл итәр өчен, әледән-әле өйләренә кайтып йөрде. Озакламый, алар бизнесларын сатып, акчасын банкка салырга һәм дивидендлар хисабына яшәргә уйлады.
Берничә ел элек Шәүкәтнең әнисе дә вафат булды. Мирас булып калган туган йортларын энеләре белән бергә саттылар һәм шуннан соң бергәләп җыелышмадылар да диярлек. Әллә нидә бер шалтыратышып хәл-әхвәл белешәләр дә – шуның белән шул. Һәрберсенең үз тормышы, үз борчу-мәшәкате. Хәзер Шәүкәт тә туганнары өчен теләсә нинди проблеманы хәл итә алырдай файдалы абзый түгел.
Шәүкәт үзен беркемгә кирәксез итеп тоя башлады. Үзем белән ул-бу була калса, кем генә мине искә алыр икән, дип бик еш уйлана башлады.
Улының да үз тормышы. Хатыны Гәүһәрия бар, хәер, соңгы елларда аның белән дә ир белән хатын түгел, ә күршеләр кебек кенә яшиләр. Айзиләсе бар иде, тик аны да югалтты, «сулга» йөргәнен кемдер белеп алыр да гаепләр, дип курыкты. Ә бит ул соңгы елларда нәкъ менә Айзилә белән чынлап бәхетле булды. Айзиләнең әле дә булса ире белән бергә яшәвен, 1-2 ел элек икенче баласын тапканын белә.
Инде менә берничә ел эшеннән бөтенләй читләште. 1 ай элек Шәүкәткә 69 яшь тулды. Беркем дә шалтыратмый, киңәш тә, ярдәм дә сорамый. Күрәсең, аның инде ярдәм итә алмасын барысы да белә, аңлый торгандыр. Буыннары да, аркасы да торган саен ешрак борчый, авырта. Шәүкәт еллар узган саен үзен беркемгә кирәкмәс, бетеренгән, какшаган бәндә итеп тоя.
Менә хәзер дә Шәүкәт зур, иркен һәм буш фатирының балконында тәрәз артында кайнаган тормышка карап тора. Әле кичә генә аңа бар нәрсәгә өлгерергә тәүлегенә 24 сәгать җитми иде бит. Ә хәзер вакыты да бар, тик, нигәдер, бернәрсә дә кирәкми...