Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Барыгызны да уздырачак» — Гүзәл Уразованың кызы Эллари җырлый

Инстаграмда утыручылар Эллариның талантына соклана.

news_top_970_100
«Барыгызны да уздырачак» — Гүзәл Уразованың кызы Эллари җырлый
Салават Камалетдинов

Гүзәл Уразова олы кызлары Эллари җырлаганны инстаграмга куйган. Эллари җырны инглиз телендә башкара.

Видеоны караучылар Элларидагы талантка соклана. «Булдыра, Эллари. Дөнья дәрәҗәсендә җырларлык», «Менә Евровидениегә кемне җибәрергә кирәк булган», «Тавышы да, үзе дә бик матур. Бик талантлы кыз», «Бу кыз барыгызны да уздырачак! Искиткеч матур тавыш», — дигәннәр.

Бер инстачы Элларины «Голос. Дети» тапшыруына җибәрергә тәкъдим иткән.

«Кирәкми. Җиңсә, тагын әнисе йолдыз булганы өчен җиңгән дип тавыш чыгарачаклар. Безнең халык шундый», — дигәннәр аңа. «Яхшы җырласа, андый сүзләр сөйләүче булмас», — дип каршы төшкәннәр ул инстачыга.

«Сергей Трофимовның кызы икенче урынны алгач, канәгатьсезлек белдерүчеләр күп булды. Ә тавышы бик шәп иде», — дип бәхәсләшүен дәвам иткән алдагы инстачы.

«Татарча жырласын инде, бер әйбер анламыйбыз бит. Аңламагач тыңлыйсы килми», — дип язган бер апа. «Нинди телдә җырлыйсы килә, шундый телдә җырлый. Аның сайлау мөмкинлеге бар», «Килешәм, Эллари инглиз телендәге җырларны искиткеч башкара», — дип җавап язганнар ул апага.

«Илдар Эллариның тавышы миңа ошаган ди, мин миңа дим. Кайсыбызга якынрак соң?», — дип сорый Гүзәл Уразова.

«Кызыгыз татарча җырласа, бу сорауга җавап бирү җиңелрәк булыр иде», — дип язганнар аңа.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100