«Әтинең бүген туган көне, 68 яшь тулган булыр иде. Каберенә барып килдек, барыгызга да сәлам әйтте. Тормыш дәвам итә. Исән булыйк, иптәшләр!» – дип язган шоумен Зөлфәт Зиннуров социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Видеолардан күренгәнчә, ул зиратка гаиләсе – хәләл җефете һәм кызлары белән барган.
Зөлфәтнең виртуаль дуслары аның бу адымын хуплаган һәм кызларга дөрес тәрбия бирүен ассызыклаганнар.
«Эх, бабагыз сезне күрми калды, кулында гына күтәреп йөртер иде ул сезне», – дип дәшә Зөлфәт кызларына.