«Барыгыз да идәнгә утырыгыз»: Мәскәүгә очучылар турбулентлык зонасына эләгеп, зыян күргән
Бүген Петропавловск-Камчатскийдан Мәскәүгә очкан самолеттагы берничә пассажир зыян күргән. Рейстагы очкыч көчле турбулентлык зонасына эләккән.
Видеода күренгәнчә, салондагы кешеләр самолет чайкала башлагач куркуга бирелгән, кемнәрдер кычкыра башлаган. «Барыгыз да идәнгә утырыгыз һәм тотыныгыз!» – дип кычкыра видеода бер хатын-кыз, аның бу сүзләрен башкалар да кабатларга тотына.
Пассажирларның берсе егылып башын бәргән, җәрәхәт алган. Ул хатын-кыз, көчле селкенү башланганда, басып торган була. Аңа бу вакытта самолетта булган Камчатка Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Александр Гашков ярдәм иткән. Хатын-кызның башын бинт белән бәйләгәннәр.
Тагын берничә пассажирның куркудан «паническая атака» башланган, дип яза телеграм-каналлар.