Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Барыбыз да кешеләр (Кәрим Кара)

Төрле кешеләр яши бу җир йөзендә, аласы да, коласы да дигәндәй. Бер ишеләргә бәхет ишелеп килә, уңыш үзе эзләп таба андыйларны. Сыеры игез бозау бозаулый, утырган казының бар йомыркалары да бәпкәле була. Гомумән, тешен сындырып керә ризыгы ул бәндәгә.

news_top_970_100

Була шундыйлар, туганнан ук бәхетсезлеккә тарыйлар. Я кендек әбисе кулыннан төшереп җибәрә, гомерлеккә чирле ясый аны. Тыныч кына якты дөньяны күрсә дә һәр адымда бәхетсезлекләр сагалый мескенне. Ниндидер әйбергә су буе чират торганнан соң, ул килеп җитүгә теге әйбер бетеп кала. Гадәттә, автобуска бер минут кына өлгерми ул. Кыек башындагы боз нәкъ ул үтеп барганда килеп төшә. Борылган саен нәрсәдер югалта, вата, кулыннан төшереп җибәрә, сөрлегеп китә, янындагының аягына баса, киеменә түгә…Күп инде, күп санап китсәң. Шунысын да кисәтәсем килә, якын тирәдә андый бичара яшәсә, аралашудан ерак булыгыз. Сихерме ул, нәрсәдер, әмма бу яшәү рәвеше йогышлы була, грипптан һич ким түгел.

Әмма дә ләкин ул постаудагы кешеләр дә безнең ишеләр бит, ике куллы, ике аяклы затлар. Ирексездән аралашасың инде, куып чыгарып булмый бит мескенне авылдан.

Менә минем баҗаның энекәше шундыйрак мәхлүк булды. Тавышсыз-тынсыз, һич зыяны тимәс юаш кына бәндә иде. Кил дисәң- килә, кит дисәң- китә, үпкәләргә, ачуланырга белми, йөзендә һәрвакыт гаепле елмаю. Акылы төгәл иде кебек, сөйләшкәндә син дә мин сөйләшә. Бары уң кулының учы җитлекми туган.

Элек бит ничек булды коммунистлар заманында? Бар нәрсәгә чират. Әнисе Зәйнәп апа, мәрхүмә, авырлы килеш ипи алырга чиратка баскан. Безнең халык карап торамы ни, алга ыргылып китереп кысканнар моны стенага. Бөтенләй сеңдергәннәр, йока гына калган. Шуңа да малайның кулы гарипләнгәндер.

Эшләргә тырышып ята иде Шәрәфетдин, җайлашкан иде бер кулы белән балта, чалгы-сәнәк тотарга. Авыл җирендә тагы ни кирәк? Әби-чәби егетне үз иттеләр, вак-төяк эшләренә гел аны тарттылар, коймаклап чәй эчерделәр. Әйтәм бит, күндәм холыклы ул, карышмый иде эшкә. Ну авылның усал бәндәләре аның йомшаклыгыннан файдаландылар да инде. Бер тиен түләми, көннәр буе эшләтеп, берәр стакан көмешкә белән ризалатып куйган булалар иде тегене.

Шәрәфетдин армиягә бармады, дөресрәге алмадылар, күренеп торган гариплеге булгач. Ә менә пенсия алмады ул, анысын мин төгәл беләм. Әллә врачларга йөрткән кеше булмагандыр, яисә сәбәбен тапканнардыр билгеләмәскә. Авылның төрле эшләрендә йөрде инде, әти-әнисеннән калган иске генә өйдә ялгыз башы гомер итте.

Озак өйләнми йөргәннән соң, Шәрәфетдинне бер тау ягы кызына димләп өйләндерделәр. Матур гына яшәп киттеләр шикелле.

Калган ягын мин җентекләп белмим. Ник дигәндә, язмыш сукмаклары мине чит җирләргә әйдәде. Егерме еллап салкын Себердә, Бодайбо шәһәре тирәсендә алтын юдым. Лафа булды анда яшәүләре, эш хакын сумкалап ала идек, акчаның кадере булмады. Дөрес, ризык-фәлән кыйммәт иде ул якларда. Елның фасылына карап бәрәңгене берәмләп, бөртекләп саталар.

Нәрсә диләр әле, яхшы булса да торган җир, сагындыра туган җир диләрме? Пенсиягә чыккач, барысын ташлап туган якларга кайтырга булдым мин. Анда бер хохлушка белән гаилә корган идек. Тора-бара бу дингә кереп чумды, мине чиркәүгә йөрергә өнди башлады, өйдә тынычлык бетте. Чуртымамы миңа синең тәрең дидем дә поездга билет алдым. Авылда сагынып көтеп торган кеше юк иде дә соң, барыбер олыраклар таныйлар, болыннар, урманнар үзеңнеке. Яхшы гына сакланган өй сатып алдым, яңа тормыш башлап җибәрдем.

Ничектер шулай башкалага юл төште. Эшләрне тәмамлап, автобуста вокзалга китеп барганда, яныма бер ир килеп утырды. Ихласлап карасам –таныш йөз. Шәрәфетдин ич бу!

Автобустан төшеп калып бер сыраханәгә кереп утырдык. Шунда салкын сыра йоткалый-йоткалый авылдашым үз башыннан кичергәннәрне сөйләп алды.

-Без Сафия белән бәхетле яшәдек. Ходай тарафыннан бирелгән бүләк булды ул миңа. Җитмәгән яклары күп булгандыр инде тормышның. Икәүләп иң авыр эшләрдә йөрдек. Ниндидер кануннарга буйсынып, иң авыр эшкә-иң аз эш хакы тәгаенлиләр бит ул. Тамакта гынамы ни хикмәт? Бер-береңнең кадерен белеп, күңелен күреп яшәсәң, үз яртыңа терәк булсаң, язмыш зилзиләләренә каршы торырга була.

Сафиям минем һич саулыкка туя алмады. Бала чагында нык салкын тидергән булган. Еллар үткән саен отыры көчәеп, шул зәхмәтләр сиздерә тордылар үзләрен. Әмма зарланып яшәмәде ул, тешен кысып булса да елмайган булды, юктан да күңеллек таба белә иде. Озак кына балага узмады. Шуның өчен бик тә хәсрәтләнде, мескенкәем. Сиңа иптәшкә малай алып кайтасым килә дип хыяллана торган иде.

Могҗиза булып авырга калгач, врачлар катгый тыйдылар моңа бала табарга. Организмың какшаган, тулгак тотканда үлеп ятарсың, дип куркыттылар. Сафиямы бирешә торган кеше? Тәки үз сүзен сүз итте, шалкандай таза малай тапты. Дөрес, үзе озак вакытлар ипкә килә алмый газапланды, күгәрченкәем…

Ну безнең малай, Сабир, нык булды, мин аның чирләгән чакларын хәтерләмим дә. Булгандыр инде анысы да тормыш булгач, бала-чага чирләми генә буламы ни? Кемгә охшаптыр, бик тә откыр, бик тә башлы бала булды. Ышанасыңмы, биш яшендә өйгә килгән гәзитне шатырдатып укый иде улыбыз. Шуннан минем юка башыма уй керде. Халыкта: «Алма агачыннан ерак төшми«, -диләр, әйеме? Ә мин уйлыйм үзебезнең бердәнберебезгә карап, бу бала, дим, һәммәсен уздырырга тиеш! Тормышын шулай көйләргә тиеш мин ата кеше буларак, гел укысын, гел сабак алсын, галим булсын киләчәктә!

Ләззәтле хыялым белән, әлбәттә, Сафия белән дә бүлештем. Икебез бер сүз булып, хыялыбызны тррмышка ашырырга багышладык гомеребезне. Малай көн үсәсен ай үсә, без кулга кергән акчаларны кысып-кымтып, тиенләп исәпләп, малайның укуына дип бүлеп куябыз. Ә кәк җе, тегендә зур шәһәргә барып укый башласа, аңа ару кием дә, тамагына да ашарга кирәк булачак, әле башка көтелмәгән расхудлары әллә күпмедер. Каеш кысылса да тәмле уйларга чорналып киләчәк турында хыялланулары безгә дәрт- көч бирә иде, малай.

Вакыт бит тиз үтә ул. Көнне генә үткәрү авыр була, ә елның үтүе атылган йолдызга тиң.

Рәхмәт төшкере улыбыз сынатмады. Мәктәптә гел бишкә, гел бишкә, алдынгылардан булды. Шуннан заманалар үзгәреп китте, укырга керү дә икенче төрлерәк икән. Әмма Сабир үз башы белән үтте бар сынауларны. Авылның беренче алыпсатарының улы Нәҗип акча түләп барып керде Сабирыбыз янына. Акча ярдәмендә генә кешене ничек белемле ясап була торгандыр, мин һаман да төшенә алмыйм әле. Ярар, кеше баласында эшебез юк, үзебезнеке максатына ирешсен. Анда да беренчелекне бирми улыбыз, гел мактап телгә алалар.

Ә без Ходайның һәр бирмеш көнендә шатланып туя алмыйбыз. Менә бер гади кешеләрнең дә баласы шундый биеклеккә күтәрелсен әле, бар авылдашларны шаккатырып! Безнең урамга да бәйрәм килер, улыбыз зур, җаваплы эштә эшли башлар, зур өйгә ия булыр, чит ил машинасында гына җилдерер, акчаны исәпләп тотмас. Вакыты җиткәч берәр ипле генә, акыллы гына кызга өйләнеп куяр. Киленебез безгә оныклар алып кайтыр. Үтәрбез урам буйлап курчакка тиң оныкларыбызны җитәкләп. Кешеләр гаҗәпкә калып арттан карап калырлар. Үз әти-әнисен муллыкка күмәр улыбыз. Белә бит аның өчен ничек тырышканнарыбызны. Бик матур хыяллар йөрәкләребезне җылыта иде икебезнең дә. Теге алмагач белән алма турындагы әйтем бик дөрес түгел ул, дип тә уйлый башладым мин шул чакларда. Әмма…

Бергә укуны тәмамладылар Сабир белән Нәҗип. Безнеке кызыл дипломга, ә теге көчкә-көчкә сөйрәлеп йөрде ахрысы. Югары уку йорты иң үрнәк укучыларының берничәсен чит илгә белемнәрен күтәрер өчен җибәрергә карар кабул иткән булган. Исемлеккә безнең Сабирны да керткәннәр.

Диплом алгач та егетләр шатлыкларын уртаклашырга авылга кайттылар, билгеле. Шактый кызып алган Нәҗип безнең өйгә дә сугылды. Ниндидер төртмә сүзләр сөйләргә маташты шунда.

Кич җиткәч Сабир улыбыз клуб тирәсен әйләнеп кайтырга җыенды. Их, шул чакта туктатасы булган икән үзен! Берни сизмәде шул ата йөрәге. Ә бер сәгатьләп вакыт үткәч улыбызның канга баткан гәүдәсен күтәреп керделәр иптәшләре. Аны чит илгә җибәрергә сайлаганнарыннан көнләшеп, шулай Нәҗип кара канга туздырган икән. Әнисе белән без ни эшләргә белми йөгергәләдек, врач килеп җитте, малайны «Ашыгыч ярдәм» машинасында район хастаханәсенә алып киттеләр. Әлбәттә, мин үзем дә утырып бардым. Таң алдыннан врач чыгып әйтте:

-Тормышына куркыныч янамый. Ләкин…

Минем эчкә җылы керде. Шул чакта «ләкин» сүзе игътибарга алынмаган. Төп мәгънәсе шунда булган икән аның. .

Бераз ипкә салгач, Сабирны республика хастаханәсенә озаттылар. Мин бары бер атнадан соң гына аның хәлен белергә бара алдым. Палатадан каршыма авырлык белән генә йөргән, йөзе агарып каткан Сабир чыкты. Безнең улыбыз Сабир иде каршымда, шул ук чакта җиде ят иде бу адәм. Күзләренең нуры сүнгән, бар нәрсәгә битараф, авыз ачып әйткән сүзләренең башы-азагы юк. Бала акылы кергән иде бердәнберебезгә. Зыян килгән икән башына, башын төйгән теге нәгъләт…

Бу кадәр кайгыны йөкләп алып кайтырга батырчылыгым җитмәде. Сафияга улыбыз тернәкләнә инде дигән булдым. Хокук органнары килеп бу эшне тикшереп йөрделәр. Нәҗипнең әтисе бер тотам калмады артларыннан, өенә кертеп лык сыйлап чыгарды тегеләрне, бирәсен дә биргәндер. Тикшерүләр барышында барысын күреп торган иптәшләре башта сөйләгән сүзләреннән баш тарттылар.

Беркем күрмәгән, беркем белмәгән имеш ни нәрсәләр булганын. Әллә үзе егылып тән җәрәхәтләре алгандыр…

Соңыннан килеп Нәҗипне акладылар, эшне яптылар. Бу вакытта без Сабирны өйгә алып кайткан идек инде. Сафиям мескенкәй бу кайгыны күтәрә алмады, атна-ун көн үтмәде, гүр иясе булды.Улымны мин тәрбияләргә тиеш булып калдым.

Нәҗип әтисенең комплексына хуҗа булып урнашты. Авыл урамына сыймый хәтәр машиналарда җилдерде. Очраганда аша карап узды.

Шул чакта минем башыма уй килде. Улымны хөкүмәт урамга чыгарып атмас, андыйларны карага махсус больницалар бар. Ә мин бу адәм актыкларыннан үч алырга тиеш! Җир астында сыкрап яткан Сафиямның күңеле тынычлар ичмасам, үзем дә адәм рәвешенә керермен…

Күрше авылда аралашкан чуваш карты бар иде минем. Гомер буе аучылык белән шөгыльләнде. Бер карчыкка улымны карарга тапшырдым да, тәвәкәлләп танышыма юл тоттым. Ул башта мылтыгын бирмәскә дә карышты. Казларга төлкеләр ияләште, дип кенә чак күндерә алдым үзен.

Төн җиткәч, Сабир йоклап киткәч, коралны ясаулап олы юл чатына чыгып бастым. Шәмбе көн, гадәттә, Нәҗип район мәдәният йортында күңел ачарга тиешле. Әнә теге чокыр янында бар техника тизлеген киметә. Нәкъ шул урында җанын җәһәннәмгә озатам мин ул хәсиснең. Минем улымны гарип ясап, рәхәт күреп яшәмәсен. Үзем дөреслекне табам, хөкемдар булам, дип уйладым.

Чамалаган вакытта машинасы күренде моның, мылтыкны күтәрдем… Ләкин тәтесенә басырга хәлемнән килмәде. Кеше җанын кыяр өчен, имгәтер өчен, кыйнарга кул күтәрер өчен башка төрле булып туарга кирәк икән ул. Андый явызлыкка безнең ишеләр бара алмый. Шулай булуы үзе зур бәхеттер дә, бәлки. Шуннан соң мин улымны шәһәр больницасына китереп урнаштырдым. Үзем шунда каравылда торам, хәлдән килгән кадәр вак-төяк эшләрендә булышам. Улым янымда, теләсә кайсы вакытта янына керә алам. Язмышка шулай язылгандыр күрәсең. Алмага ераграк тәгәрәргә тәки ирек бирмәделәр кара җаннар…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100