Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Барыбер череп бетә»: Фирдүс Тямаев җиләк-җимеш сата башлаган

«Миннән сатучы чыкмый», — ди Фирдүс, сатып алучы күренмәгәч.

news_top_970_100
«Барыбер череп бетә»: Фирдүс Тямаев җиләк-җимеш сата башлаган
Салават Камалетдинов

Җырчы Фирдүс Тямаев төрле эшләр эшләп йөри икән. Бу юлы ул җиләк-җимеш сатуга «керешкән». Фирдүс базарда төшерелгән видеоны инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.

Анда җырчы халыкны җимеш сатып алырга өнди. «Яңа ел җитә, миңа җимеш алырга килегез», — дип яза ул.

Роликта Фирдүс «ананас, ананас, кара җимеш, кызыл җимеш», дип сөйләнә. Бер кызга дәшеп карый, тик сатып алучы күренми. «Миннән сатучы чыкмый, булмады бу», — ди Фирдүс көрсенеп.

Шунда бер хатынга «Бездән аласызмы?», — дип дәшә. Хатын аңламагач, русчалатып дәшеп карый, акция тәкъдим итә. «Өч кило алсагыз, дүртенче килосы илле процентлы ташлама белән», — ди.

«Ике груша алсагыз, дүртенчесе бушка, барыбер череп бетә», — ди «сатучы» Фирдүс.

Инстачылар биш йөзләп комментарий язып калдырган. «Җырлап сатарга кирәк», диләр. «Барыбер череп бетә», дигән сүзне ошатканнар, «көлдерәсең», диләр.

Данир Сабировны сатышырга чакырырга киңәш итүчеләр дә бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100