«Бары тик кызының әтисенекенә охшаган моңсу күзләре генә сөеклесен хәтерләтә...»
Яшь һәм чибәр Инзилә Инсафның үлеменнән соң яшәүнең ямен, тәмен җуйды.
Инзилә йомшак юрганга төренеп диванда утыра. Яңгыр тамчылары бер-бер артлы тәрәзә пыяласына бәрелеп, агып төшә… Хатын калтыранган куллары белән тартмадан берничә хат алды. Күз яшьләрен чак тыеп, укырга кереште. Кайчандыр шулкадәр якын булган юллар кичке тонык утта биеште. Истәлекләр, эрегән балавыз кебек күңелне көйдерде…
Инзилә бик чибәр кыз булып үсеп җитте. Акылы да, Аллага шөкер, ким-хур булырлык түгел. Шуңа күрә кыз артыннан йөрүчеләр аз булмады. Әмма Инзилә кияүгә чыгарга бер дә ашыкмады. Тәкәббер, һавалы булган өчен түгел. Күрәсең, бердәнберен көткәндер. Очратты ул аны.
Инсаф белән Инзилә студентлар кичәсендә танышты һәм бер-берсен шундук ошаттылар. Инсаф Казанда укый икән, ә Чаллыга дусты янына кайткан булып чыкты. Алар Инзилә белән һәр көн очрашты, шуңа күрә ике атна күз ачып йомганчы узды да китте. Ә соңыннан сәгатьләр буе телефоннан сөйләшүләр, хат язышулар… Бу хакларны кыз кат-кат укыды, хәтта сүзен-сүзгә ятлап бетерде.
Инзилә Инсафны гомерлек мәхәббәте дип ышанды. Шуңа күрә тәкъдим ясагач, кыз ике уйлап тормады, кияүгә чыкты. Икесе дә яхшы, нык гаиләдә үскәннәр иде. Туйдан соң Инзилә дә башкалага күченде. Инсаф Казанда үзе генә яши иде, фатиры зур, сөенеп яшә генә! Нәкъ шулай булды да. Бәхетләрен тагын да тулыландырып, кызлары Гөлчәчәк туды.
… Кайгы көтмәгәндә килде. Инсафта яман шеш таптылар, бу мәкерле чир соңгы стадиягә җиткәч кенә ачыкланды, дәваларлык түгел иде инде… Имәндәй нык, япь-яшь ир-ат шәм кебек янып сүнде. Ярты елдан соң вафат булды. Якыннары өчен бу югалтуның коточкыч, аяктан егарлык кайгы булды. Инзиләнең бер төн эчендә чәчләре ап-ак булды. Тол хатын берни күрмәде, берни белмәде. Хәтта янында йөргән кызын да күрмәде, нәни Гөлчәчәк әле нәрсә булганын аңлап бетерми иде, аңа нибары 3 кенә яшь тулган иде.
Яшь һәм чибәр Инзилә Инсафның үлеменнән соң яшәүнең ямен, тәмен җуйды. Хатын аңлый, Инсафны бу дөньяда беркем дә алмаштыра алмый. Ләкин Инзиләнең әти-әнисе кызлары өчен борчыла. Иренең үлеменә инде 5 ел узды, киләчәк турында уйларга кирәк диләр. Әмма Инзилә берни дә ишетергә теләми. Аның күзләрен, тавышын, кочагына ничек онытырга мөмкин? Һәр төн төшләрендә аның янына килгән Инсафына ничекләр хыянәт итсен? Килә, ипләп кенә караватның кырына утыра, күзләренә тутырып карый, моңсу елмаюы белән җылыта һәм берни дәшми… Бу тынлыкны Инзиләнең бернигә дә алыштырасы килми. Бары тик Гөлчәчәкнең әтисенекенә охшаган моңсу күзләре генә яраткан ире турында хәтерләтә, яшәргә көч бирә. Кызы Гөлчәчәк — Инзиләнең дөньядагы бердәнбер якын, газиз кешесе, газиз иренең истәлеге хәзер.