news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бәрхет чәчәк: уңышны саклый, ризыкка тәм кертә, тән тиресен яхшырта

news_top

Бәрхет чәчәкнең файдасы күп: ул уңышны сакларга, ризыкка тәм кертергә һәм ваннаны хуш исле итәргә ярдәм итә. Бәрхет чәчәкләрнең файдалы үзлекләре турында биолог-галим Мәхинур Сәмигуллина сөйләгән. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Көзге көннәрдә бакчаны талымсыз чәчәкләр — бәрхет чәчәкләр бизи. Аларны туфракны сәламәтләндерү сәләте өчен генә түгел, башка файдалы үзлекләре өчен дә «санитарлар» дип атыйлар.

Бәрхет чәчәкләр — файдалы сидерат һәм яшелчә культуралары өчен яхшы күрше

Корткычлардан һәм авырулардан саклый. Бәрхет чәчәкләр фитонцидлар һәм эфир майлары бүлеп чыгара. Алар туфракны зарарсызландыра һәм күп кенә корткычларны куркыта. Моннан тыш, үсемлекләр фузариоз, кара сабак һәм соры черек кебек гөмбә авыруларының үсешен тоткарлый.

Туфракны яхшырта. Бәрхет чәчәкләрнең тамырларында һәм яшел массасында тиофеннар бар. Алар туфракны файдалы матдәләр белән баетып, аның торышын яхшырта. Бәрхет чәчәкләрне еш кына сидерат буларак кулланалар: көзен үсемлекләрне кисеп, ваклап, туфракка күмәләр. Кыш дәвамында алар череп, туфракны органик матдәләр белән баета.

Яшелчә культуралары белән яхшы күрше. Бәрхет чәчәкләрне бәрәңге, помидор, борыч, баклажан, җир җиләге, суган кебек яшелчә һәм җиләк культуралары янына утырту аларны корткычлардан һәм авырулардан сакларга ярдәм итә. Аларны бары тик кузаклы культуралар — борчак һәм фасоль янына утырту киңәш ителми, чөнки бәрхет чәчәкләрнең тамырлары аларның үсешен тоткарларга мөмкин.

Аш-су әзерләгәндә куллану

Тәмләткеч буларак. Киптерелгән һәм вакланган чәчәк кәрзиннәрен (куе кызгылт-сары яки кызгылт төстәгеләрен) ашларга, соусларга, мәсәлән, ткемалига, шулай ук фасоль, яшелчә, ит һәм балык ризыкларына өстиләр. Алар ризыкка үзенчәлекле хуш ис һәм алтынсу төс бирә.

Бизәү һәм эчемлекләр өчен. Яңа өзелгән яки киптерелгән таҗ яфракларын салатларны һәм десертларны бизәү өчен, шулай ук чәй пешерү өчен кулланалар.

Бәрхет чәчәкләр төнәтмәсе белән хуш исле ванна

Мондый ваннага арыган вакытта керү файдалы: бәрхет чәчәкләр тынычландыра һәм тирене йомшарта.

Төнәтмә әзерләү рецепты. 5–6 чәчәкне 1 литр кайнар суга салып, капкач белән капланган килеш 30–40 минут төнәтергә, аннары сөзәргә. Төнәтмәне 36–38 °C җылы судагы ваннага салырга. Ваннада 15–20 минут булырга, аннары чиста су белән чайканырга.

Суга бер уч яңа өзелгән таҗ яфраклары да салырга мөмкин — бу ваннада спа атмосферасы тудыра.

Тән өчен скраб яки битлек

Кипкән чәчәкләрне кофетарткычта вакларга, диңгез тозы, зәйтүн мае һәм бал белән кушарга. Аны скраб буларак атнага 1–2 тапкыр кулланырга мөмкин. Йомшак кына төнәтмә әзерләп, тоник урынына бит тиресен шуның белән сөртү яхшырак, ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар