Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бархатцыларны ыргыта күрмәгез!» – Файдасы күп, тычканнар белән куяннарны да куалый

news_top_970_100
«Бархатцыларны ыргыта күрмәгез!» – Файдасы күп, тычканнар белән куяннарны да куалый
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Бархатцы чәчәкләре бакчаны матурлап кына калмый, алар бик файдалы да. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Бархатцы куакларын көзен ташламагыз, тамырлары белән бергә ваклагыз. Барлыкка килгән массаны туфракка сибеп, казыгыз. Бу – бакча җиләге, суган, помидор, кишер, кәбестә, сарымсак өчен бик файдалы. Төрле авырулар һәм корткычлар белән көрәшергә ярдәм итә.

Бархатцы – бакча җиләге үстерүдә чын ярдәмче. Алар нематода, фузариоз, антракноз, тамыр черүгә каршы булыша. Җиләк түтәлләрендә туфракка вакланган бархатцыларны салып чыгыгыз. Җиләк утыртканда бу массаны чокырга салыгыз.

Бу чәчәкләр компост өчен дә файдалы. Вакланган бархатцыны компост чокырына салып, өстенә былтырга компостны каплагыз.

Туфрак өчен бархатцы тамырлары да файдалы. Өстен кисеп, тамырларын калдырсаң, алар микроэлементлар һәм дым саклау өчен әйбәт, һава циркуляциясен арттыра.

Бархатцы куаклары – кышка шәп җылыткыч, дымны саклый, корткычларны куалый, шул исәптән тычканнар белән куяннарны да, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100