«Барс медиа»дан киткән Гөлназ Сәфәрованы «Татар җыры»нда күреп булачакмы? Алып баручының подписчикларын шушы сорау кызыксындыра.
«Барс»тан киттегез бугай. Сезне алга таба «Татар җыры» һәм «Барс медиа»ның башка проектларында күреп булачакмы?» – дип сораганнар аннан.
Гөлназның җавабы түбәндәгечә булган:
«Быел «Татар җыры»нда әйе, күрешербез, Аллаһы боерса. Алга таба һәм башка проектлар буенча фаразламыйм. «Юк» дип тә, «әйе» дип тә әйтмим. Карарбыз, ничек булыр», – дигән ул.