Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Барс Медиа» «Татар җыры» һәм «ТМТВ» премиясе тантанасын шәһәр читендә уздыра башлый

«Барс Медиа» озак еллар дәвамында «Татар җыры» һәм «ТМТВ» премияләрен тапшыру тантаналарын шәһәр үзәгендә - «Пирамида» концертлар залында үткәрә иде.

news_top_970_100
«Барс Медиа» «Татар җыры» һәм «ТМТВ» премиясе тантанасын шәһәр читендә уздыра башлый
Михаил Захаров

«Татар җыры», «ТМТВ» — оештыручылар әйтүенчә, елның иң көтеп алынган вакыйгалары. Алар һәрвакыт шәһәр үзәгендә уза иде. Башта Камал театрында, аннары «Пирамида» концертлар залында.

Әмма узган елны ТМТВ премияләрен тапшыру тантанасы Казанның читендә, аэропорт янында урнашкан «Казан ЭКСПО» залында үтте. Үтмәде инде, премияләрне тапшыруны шунда төшерделәр дә билгеле бер көнне телевизордан күрсәттеләр. Туры эфир карап язарга гына туры килде.

Март аенда «ТМТВ» премияләрен тапшыру янә узачак. Урыны үзгәрмәде — шул ук ЭКСПО.

Белүебезчә, 2019 елда «Барс Медиа»да үзгәрешләр булды: моңа кадәр генераль директорлар рәтендә булган Марат Гәрәев эшеннән китте. Әле кызын Динә Гәрәеваны да үзе белән алып китмәкче иде, әмма Динә Маратовна бүген бу ширкәттә җитәкчеләрнең берсе булып эшли.

Сездә дә шулаймы ул: «Татар җыры» дигәч, «Пирамида» күз алдына килә. Шәһәр үзәге бит! «ТМТВ» премияләрен тапшыруны да «Барслар» «Татар җыры» дәрәҗәсендә үткәрергә тырыша. 2020 елда «Татар җыры» булмады. Аны үткәрү 2021 елга күчте. Шуны искәртик: афишаларда үткәрү урыны — шул ук ЭКСПО иде…

Моны коронавирус белән аңлаттылар билгеле, әмма «Болгар радиосы» тамашачыларсыз булса да «Милли Музыкаль премия»не уздырды. Ә «Барслар» — юк. Күчерделәр.

Ни өчен «Барс медиа» шәһәр читенә күченә? Бу үзгәрешнең сәбәбен җитәкчелектән белешергә булдык. Динә Маратовнаны сорап шалтыраттык. Ул җавап бирәчәк, җыелышта, диделәр. Бик озак җыелыш булып чыкты. «Ул әле бушамады», — дип, ике көн көттерделәр.

Ярый, премияләр тапшыру тантанасына әзерләнәләрдер, эшләре тыгыздыр. Әмма үзгәреш күренеп тора һәм бу сорау ачык кала. Кызык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100