Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бармакны уч төбенә теккәннәр»: Балалар бакчасында бер малайның бармагын өзгәннәр

Әни кеше бакчадагы төркемдә чын джунгли булуын, сабыйлар ни теләсә шуны кылануын сөйли.

news_top_970_100
«Бармакны уч төбенә теккәннәр»: Балалар бакчасында бер малайның бармагын өзгәннәр
https://pixabay.com

Түбән Новгород шәһәрендә балалар бакчасында өч яшьлек малайның бармагының бер өлеше өзелгән. Бу турыда аның әнисе Катеринага сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Әти-әниләрнең күбесе балаларының тәне күгәрү, сыдырылу турында зарлана иде. Тәрбиячеләр начар карый, диделәр. Мин зарланып йөрмәдем, минем өчен бу гади кебек булды. Дөресен генә әйткәндә, балалар бакчасына килгәч, төркемдә чын джунгли икәнен күрә идем инде. Балалар сикеренә, кем ни тели шулай кылана, тәрбияче телефон белән утыра яки башка хезмәткәрләр белән сөйләшә. Талашып йөрмәдем, гадәти очрак дип уйладым», — ди Катерина.

Тәрбиячене башка хезмәттәше алмаштырганда, Катерина бу очракның гадәти булмавын аңлый. Джунгли урынына тыныч балалар, өстәл янында оештырылган эшчәнлек була. Проблема балаларда булмавы аңлашыла. Ләкин әти-әниләр талашып йөрми, ел азагына кадәр озак калмаган бит. Ләкин шул кыска вакытта гадәттән тыш килеп чыгарга өлгерә.

«Иртә белән гадәттәгечә баланы бакчага илттек. Ләкин җиде минуттан ук безгә шалтыраттылар һәм кире килергә сорадылар. Балалар улымның бармагын ишеккә кыстырган. Бармакның бер өлеше өзелгән. Әле дә елыйм», — ди әни кеше.

Баланы шунда ук хастаханәгә алып китәләр. Тик бармакны төзәтеп булмый инде.

«Дөресен генә әйткәндә, хәзер бер яхшы әйбер дә юк. Хастаханәдә ятабыз, уколлар ясыйлар, бәйләвечләрне алмаштыралар, уртанчы бармакны уч төбенә тегеп куйганнар. Бер айдан кабат операция була. Өйдә тугыз айлык кызым көтә, аңа да минем тәрбия кирәк», — ди Катерина.

Хәзер Мәгариф департаменты хезмәткәрләре тикшерү үткәрә. Алар тәрбияченең гаебе бармы икәнен ачыкларга җыена, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100