news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бармаклар буенча хыянәтне ничек ачыклап була?

«Бармак индекслары» хатын-кызларның сул кулына гына кагыла.

news_top
Бармаклар буенча хыянәтне ничек ачыклап була?
https://pixabay.com/ru

Оксфорд биологлары хатын-кыз бармаклары буенча хыянәт итү-итмәүләрен ачыкларга өйрәнгән. Әгәр хатын-кызның сул кулындагы имән бармагы атсыз бармакка караганда озынрак булса, алар ешрак хыянәт итә икән. Әлеге тикшеренү нәтиҗәләре Biology Letters журналында бастырылган, дип хәбәр итә «PIKABU.RU» сайты.

Тикшеренү эшендә 274 хатын-кыз катнашкан. Галимнәр аларның бармакларын үлчәгән, ДНКларын алган, һәм ханымнар үзләренең интим тормышларына кагылышлы махсус сораулыкларга җавап биргән.

Галимнәр ир-атларның да «бармак индексларын» өйрәнеп караган, әмма хыянәт итү белән бәйлелекне тапмаганнар. Шулай ук хатын-кызларның уң кулы «бармаклар индексы»на йогынты ясамаган икән.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар