news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бармак (рецепт)

"Татар ашлары" социаль челтәрендәге төркемнән татар халык ризыгы - бармак пешерү рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Бармак (рецепт)
Камыр өчен: 400г каймак, 40г сыер мае, 500г он, тәменчә тоз.

Эчлек өчен: 1 кг әстерхан чикләвеге, 1300-1500г шикәр комы, 50-100г сыер мае.

Эш барышы:

Савытта каймак, сыер мае һәм тозны яхшылап болгаталар.

Он өстәп, пилмән камыры кебек камыр басалар.

Чикләвекне ваклап, мичтә киптереп алалар, шикәр комы, атланмай кушып, әйбәтләп болгаталар.

Кечкенә түгәрәкләр ясап, аларны җәяләр дә, әзер эчлек салып, тигезләп ягалар һәм рулет кебек төрәләр.

Рулет бармактан зур булмаска тиеш (ашамлыкның исеме дә шуннан алынган).

Әзер бармакны, майлы табага тезеп, 40-45 минутка мичкә куялар.

Пешкәч, шикәр оны сибеп, чәй янына бирәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар