Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бармак буыннарын шартлатуның зыяны бармы?

news_top_970_100
Бармак буыннарын шартлатуның зыяны бармы?
Фото: © "Татар-информ"

Травматолог-ортопед Константин Терновой Sputnik радиосына интервьюда бармаклар яки муен шартлату гадәтенең зыяны турында аңлата. Әлеге гадәт буыннарны вакытыннан алда «пенсиягә озату» дип атый.

«Шартлаткалап» алырга яратучылар үз сәламәтлегенә зыян китерә.

«Күпләр бармаклары яки муенын шартлатырга ярата. Бу, нигездә, кул чуклары яки муендагы мускуллар көчәнеше белән бәйле, шуңа күрә шартлатасы килә. Кешеләр даими рәвештә көненә 20-30 тапкыр шулай эшләсә, бу – хәрәкәт неврозы кебек. Тырнак кимерүчеләр кебек», – ди табиб.

Бу – бөтен мәгънәдә начар гадәт санала икән. «Куллар һәм муен буыннарын күп тапкыр шартлату стабильлекне бетерә, буыннар «бушый». «Бушаган» буыннар тиз таушала, артроз барлыкка килә. Буыннарны гел бушатып торсагыз, 50 яшьтә үк артроз барлыкка килә, ә ул 70 яшьтә генә башланырга мөмкин», – дип кисәтә табиб.

Әлеге гадәттән котылу өчен массаж ярдәм итә: профессионал мускуллар көчәнешен бетерә, аннары «шартлатасы» килү теләге дә бетә.

Әгәр бу мускуллары көчәнешенә бәйле булмаса, начар гадәт булса, псхиатрга мөрәҗәгать итеп, хәрәкәт неврозын дәваларга кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100