Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бармагын котырган эт тешләгән хатын-кыз җилдән һәм судан курка башлаган, аннары үлгән

news_top_970_100

Тверь өлкәсенең Голенищево авылында яшәүче хатын-кыз котырган урам эте тешләгәннән соң вафат булган. Бу хәл турында җирле төркемнәр яза, хатын-кызның аянычлы үлемен якташлары да раслый.

2024 елның июль ахырында авылдагы сукбай эт 33 яшьлек хатын-кызның бармагын тешләгән. Зыян күрүче аннары район хастаханәсендә котыру чиреннән профилактик чаралар узган. 1 айдан соң аның температурасы күтәрелгән, тешләгән кулы авырта башлаган, хатын-кыз җилдән һәм судан курка башлаган.

Зыян күрүчене Тверьга авыр хәлдә китергәннәр, хастаханәдә ул комага китә һәм август ахырында вафат була. Хатынның ире һәм 6 яшьлек кызы калган. Хәзер туганнары хатын-кызны дәвалану этабында коткарып булганмы-юкмы икәнлеген аңларга тырыша.

Бу сукбай эт инде берничә кешене тешләгән. Шул ук авылда бу эт яралаган бер кызга котыру чире йокмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100