news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бармагын кем ашар?» – Фирдүс Тямаевка үзенчәлекле торт бүләк иткәннәр

news_top
«Бармагын кем ашар?» – Фирдүс Тямаевка үзенчәлекле торт бүләк иткәннәр
Фото: "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевка Уфа концертында үзенчәлекле торт бүләк иткәннәр. Аны җырчының «Тишек носки» программасына багышлаганнар. Торт тишек носки формасында, хәтта «бармагы» да чыгып тора.

Җырчы башта тортның рәсемен дә аңлап бетерә алмыйча тора, бүләк итүче ярдәмгә килә.

«Миңа әле беркайчан да «Тишек носки» торты бүләк иткәннәре юк иде. «Текә» булган. Рәхмәт!» – ди җырчы.

Торт язылучыларга да кызык тоелган. «Бармагын ашарга кем җөрьәт итәр?» – дигән комментарий калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар