Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бармагын баскыч астыннан таптылар». Бала имгәнгән өчен мәктәп 200 мең сум түли

news_top_970_100
«Бармагын баскыч астыннан таптылар». Бала имгәнгән өчен мәктәп 200 мең сум түли
"Татар-информ" архивы

Иркутск өлкәсендә 14 яшьлек үсмер бала мәктәптә имгәнгән. Аның бармагы ишеккә кысылган һәм, өзелеп, кырыйга очып киткән. Хәзер мәктәп аңа 200 мең сум түләргә тиеш була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Оксана исемле хатынның улы Савелий быел мартта имгәнә. Аның бармагының бер фалангасы өзелә.

Тәнәфес вакытында Савелий ишек янында тора. Бу вакытта башка балалар йөгерешә. Савелий ишекне тота, башкаларны уздырып җибәрергә тели. Кулын ишек тупсасына куя. Балалар ишекне төртә һәм Савелийның сул кулындагы урта бармагы кырыйга очып китә. Өзелгән бармакны соңрак баскыч астында табалар. Савелий шәфкать туташын эзләгән чакта, бармакны берничә тапкыр таптап китәргә өлгерәләр.

«Улыма экстрен операция ясадылар. Ләкин бармак ябышып төзәлмәде. Берничә көннән аны ампутацияләделәр. Аннары бармак үлекләвен дәвам итте, тагын ампутация булды», – ди Оксана.

Бармагы өзелгән баланы кызганмау гына түгел, әле мыскыл да иткәннәр. Әнисе сүзләренчә, Савелий моңа кадәр дә сыйныфташлары белән тату булмый. Бармак өзелгәч, аны тагын да кимсетә башлыйлар. Укытучылар да бу хәлне белеп торды, ләкин чара күрмәде, ди әни кеше.

30 ноябрьдә суд булган. Усолье шәһәр суды 14 яшьлек укучы малай файдасына мәктәптән 200 мең сум мораль компенсация түләттерү карары чыгарган.

Хәзер Савелий шәхси укыту системасына күчерелгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100