news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Халык өчен ачык»: Рөстәм Миңнехановның Иҗтимагый ярдәм штабы эшли башлады

news_top
«Халык өчен ачык»: Рөстәм Миңнехановның Иҗтимагый ярдәм штабы эшли башлады
Фото: "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Бүген Казанда Рөстәм Миңнехановның Иҗтимагый ярдәм штабы ачылды. Биредә татарстанлыларның Татарстан Республикасы Рәисен сайлауга «Бердәм Россия»дән тәкъдим ителгән кандидат, аның эш юнәлешләре һәм республиканың казанышлары турында мәгълүмат алу мөмкинлеге бар. Моннан тыш, үз тәкъдимнәрен кертү һәм сораулар бирү мөмкин.

«Иҗтимагый ярдәм штабы ул – сайлаучылар белән очрашулар оештырыла, кандидат турында сөйләнә, тәкъдимнәр кабул ителә, эшлекле киңәшмәләр уздырыла торган эш мәйданчыгы. Без шалтыратулар, сораулар һәм республика халкын кабул итәргә әзер. Без инде үзебезгә килгән тәкъдимнәр белән эшли башладык. Биредә волонтерлар эшли. Алар көн саен иртәнге 8-18 сәгатьләрдә сорауларга җавап бирергә әзер», – дип сөйләде штаб командасы әгъзасы Яна Сирюкова.

Иҗтимагый ярдәм штабы Казанда Карл Маркс урамы, 31/7 адресы буенча урнашкан. Моннан тыш, Татарстан халкы белән оператив элемтә өчен кайнар линия булдырылган, анда 8(939)333-30-99 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

Сирюкова билгеләп үткәнчә, штаб.онлайн интернет-платформасында шулай ук сайлау алды кампаниясе яңалыклары, ТР Рәисен сайлауларда катнашучы кандидатның планнары һәм аның программасы белән танышырга мөмкин.

Дамир Нургалиев билгеләп үткәнчә, штаб командасы «Безнең ишегалды» игелекле күршеләр фестивале проекты белән бергә Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләренә барырга планлаштыра. Күршеләр фестивален үткәрү вакытында «Бердәм Россия»ның пикет палаткалары эшләячәк. Волонтерлар Рөстәм Миңнехановка ярдәм йөзеннән рус һәм татар телләрендә агитация материаллары таратачак.

«Бу – стена һәм кесә календарьлары, шулай ук республика җитәкчесе эшчәнлеге турында бөтен мәгълүмат тупланган буклет. Пикет эшчәнлеге Татарстанда яшәүче теләсә кайсы кеше волонтерларга мөрәҗәгать итеп бүгенге көндәге планнар, казанышлар белән таныша алсын өчен оештырыла. Кешеләр үз теләкләрен дә җиткерә алалар», – диде Дамир Нургалиев.

Штаб әгъзасы Далия Гайнанова сүзләренчә, Иҗтимагый ярдәм штабына инде бүген үк яшь активистлар үз тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать итә.

«Бер тәкъдим махсус учреждениеләрдә яшәүче девиант яшүсмерләргә кагыла. Алар балаларны актив тормыш позициясенә һәм сәламәт яшәү рәвешенә күчерергә ярдәм итә. Башка проект экологиягә кагыла. Аның буенча мәктәпләрдә балаларны дөрес яшәү рәвеше алып барырга һәм, табигатьне яратырга этәрү өчен, икенчел чимал һәм макулатура җыярга өйрәтәләр. Бу проектлар республика кыйммәтләре белән кисешә. Безнең яшьләрнең шундый актив булуы яхшы», – дип белдерде ул.

Татарстан рәисен сайлаулар Бердәм тавыш бирү көнендә – 14 сентябрьдә узачак. Сәяси партияләр тарафыннан 4 кандидат тәкъдим ителде: Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Руслан Йосыпов (ЛДПР), Виталий Смирнов (Социаль гаделлек өчен Россия Пенсионерлары Партиясе).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар