news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Барлык үтүкләрдән дә яңгырый торган җыр»: Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовтан премьера

news_top
«Барлык үтүкләрдән дә яңгырый торган җыр»: Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовтан премьера
Фото: Видеодан скриншот

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов яңа җыр яздырган. «Ярат әле мине генә» җырының сүзләрен Айгөл Вәлиуллина, ә көен Рамил Әсхәдуллин язган.

«Бу җырны яздырганда, Марат Мухин «барлык үтүкләрдән дә уйный торган җыр бу» диде. Ышанабыз. Яңа сезонга яңа җыр бездән, яхшы кәеф сездән», – дип яза җырчы.

1000 комментарий җыелса, клип та төшерергә вәгъдә итә иҗади гаилә. Җырга яздырган видеога караганда, клип кызыклы булырга тиеш.

Яңа җырны тыңларга өлгерүчеләр «хит булачак» дип юрый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар