Бари Алибасовны хастаханәдән чыгарганнар
Бари Алибасовны хастаханәдән чыгарганнар
Ялгыш унитаз чистарта торган сыекча эчеп агуланган продюсер Бари Алибасовны Склифосовский исемендәге фәнни-тикшеренү институтыннан чыгарганнар.
"Әтине журналистлар белмәгән урынга алып киттем. Хатыны Лидия Федосеева-Шукшина белән шунда торачак", - дип сөйләгән RT телеканалына продюсерның улы.
ТАСС хәбәр иткәнчә, алга таба продюсер Казахстанда дәваланачак. Мондый тәкъдимне югарыдан кемдер җиткергән, кем икәне билгесез.
- Бари Кәрим улы Алибасов Казахстанның Семипалатинск каласында туган, шунда мәктәпне тәмамлаган, беренче иҗади проектларын тормышка ашырган. Бари Алибасовның әтисе казах, әнисе татар.
"Аңа дәвалануны тулысынча түләүне һәм даими табиблар күзәтүе тәкъдим иттеләр. Табиблар ике-өч көн әтине очышка әзерләячәк. Бер-ике ай дәвамында ашказаны юлындагы пешү урынын карап торырга кирәк булачак. Аның гомеренә хәзер куркыныч янамый", - дигән ул.
Бари Алибасов әлегә күп нәрсәне хәтерләми икән. Исегезгә төшерик, агуланганнан соң хастаханәгә эләккәч, табиблар аны медикаментоз йокыга кертте. Уянгач, продюсерның хәтере белән проблемалар булуы ачыкланды.