news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бари Алибасов Гүзәл Уразовага сәхнәне яулау серләрен сөйләгән

Бари Алибасов Гүзәл Уразовага сәхнәне яулау серләрен сөйләгән

news_top
Бари Алибасов Гүзәл Уразовага сәхнәне яулау серләрен сөйләгән
Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле илчелегендә Бари Алибасов Гүзәл Уразова һәм аның ире Илдар Хәкимов белән очрашкан. Очрашуны тулы вәкаләтле вәкил Равил Әхмәтшин оештырган. 

Вәкиллеккә Бари Алибасовның хатыны - актриса Лидия Николаевна Федосеева-Шукшина да килгән. 

23 гыйнварда Гүзәл Уразова Мәскәүдә концерт куя. Бари Алибасов җырчыга профессиональ киңәшләр биргән, хәзерге шоу-бизнес кризис кичергәндә ничек уңышлы булып калырга икәнен өйрәткән. 

Барис Алибасов артистны танытучы төп көч интернет икәнен сөйләгән. "Тыңлаучының игътибарын җәлеп итәр өчен гадәти булмаган контент - музыка яки видео кирәк. Гадәти булган рамкалардан чыгарга, аудиторияңне киңәйтергә кирәк", - дигән ул.

Бари Алибасов гаугалар чыгуруы белән дан тота. Мәсәлән, бер концерт вакытында "На-На" төркеме җырчысы чишенеп, кызлар арасына ташланды. Бари Алибасов мондый алымнарның популярлык китерә икәнен әйтеп, хуплап чыкты. Бервакыт ул язучы ханым каршында үзе чалбарын төшерде.

"Татар-информ"га интервьюсында ул порнода төшәргә каршы булмавын әйткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар