Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бари Алибасов аңына килгән һәм кабат мәрткә киткән

Бари Алибасов аңына килгән һәм кабат мәрткә киткән

news_top_970_100
Бари Алибасов аңына килгән һәм кабат мәрткә киткән
Бари Алибасов медикаментоз йокыдан аңына килгән. Уянгач, ул мәчесе турында сораган һәм кабат йоклап киткән.

Табиблар Бари Алибасов ризык йота алмас дип борчыла, чөнки аның ашказаны юлы пешкән. Бу хакта "Комсомольская правда" журналистларына Алибасовның улы әйткән. Хәзер Бари Алибасовны палатада хатыны Лидия Федосеева-Шукшина карап тора.

Моннан тыш, Алибасовның улы тагын бер проблема хакында әйткән. "Ул әле аңына килмәде. Медикаментоз йокыдан уянды бит инде, ә аңына килмәде. Иртән күзен ачты, инде тәмам уянырга тиеш иде, әмма уянмады. Иртән "Минем песием кая? Песием нормадамы?" дип сорады да, аңын җуйды. Әлегә кадәр аңына килмәде", - дигән улы.

  • Бари Алибасов 4 июнь кичендә торба чистарта торган сыекча эчеп агуланган иде. Табиблар аның хәлен бик авыр дип бәяли. Барис Алибасовның үңәче һәм ашказаны янган. Хәзер ул Склифософский исемендәге хастаханәнең токсикореанимация бүлегендә дәвалана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100