Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баренц диңгезендә фаҗига: Балыкчылар судносы баткач, 17 кеше югалган, ике кеше исән

Бер балыкчы хатынына шалтыратып, корабның бозланып катуын сөйләгән булган.

news_top_970_100
Баренц диңгезендә фаҗига: Балыкчылар судносы баткач, 17 кеше югалган, ике кеше исән
https://29.mchs.gov.ru

Мурманск портында тора торган «Онега» балыкчылар судносы бүген иртәнге җиделәр тирәсендә Баренц диңгезендә баткан. Коткаручылар белешмәсе буенча, судно бозланып кату сәбәпле, һәлакәткә очраган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Урында ике кешене коткара алганнар, тагын 17 кеше хәбәрсез югалган, аларны эзлиләр. Биредә һава торышы бик начар булу сәбәпле, эзләү кыен.

Фаҗигадән соң җинаять эше ачылган.

Бу корабта булган диңгезче Игорь Бондаренконың хатыны журналистлар белән аралашкан. Ул ире белән соңгы тапкыр кичә сөйләшүен әйтә. Элемтә бик начар була, интернет бөтенләй булмый. «Ул судноның тулысынча боз белән катуын әйтте, барлык шланглар да туңып беткән. Алар мондый температурада диңгезгә чыгарга тиеш түгел, тик барыбер чыкканнар. Миңа иремне, балаларыма әтиләрен кем кайтарыр?» — дип ачыргалана бу хатын. Ул үзе ирен, балалары әтиләрен инде ярты ел күрмәвен сөйли.

Урында коткаручылар эшли.

РЕН ТВ каналы һәлакәткә очраган суднодагы кешеләр исемлеген чыгарды.

  • Александр Баранов, капитан
  • Степан Курганский, капитанның өлкән ярдәмчесе
  • Владислав Буторин, капитанның икенче ярдәмчесе
  • Сергей Безгузов, өлкән механик
  • Владимир Фурса, икенче механик
  • Евгений Щепин, өченче механик
  • Сергей Трухачев, электрик
  • Игорь Бондаренко, өлкән мастер
  • Николай Капенкин, өлкән мастер
  • Мохамед Барри, мастер
  • Игорь Елисеенков, боцман
  • Сергей Жук, матрос
  • Александр Пермяков, матрос
  • Руслан Катюхин, матрос
  • Владимир Тимербаев, матрос
  • Антон Монастырев, матрос
  • Юрий Шевцов, матрос
  • Юрий Проняев, практикант
  • Владимир Каширин, пешекче

Россия Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, 28 декабрьдә иртәнге якта Баренц диңгезе акваториясендә «Онега» балыкчылар судносы капланган һәм баткан. Һәлакәт нәтиҗәсендә 19 кеше суга төшеп киткән, аларның икесен коткарганнар.Башкаларын эзләү дәвам итә. Якынча белешмә буенча, баткан суднода коткару өчен махсус буй эшләгән, бу турыда тиз арада коткаручыларга хәбәр килгән. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, диелә хәбәрдә.

Кичке бишенче яртыда да эзләү эшләре дәвам итүе, кешеләр табылмавы билгеле булды. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Архангельск өлкәсе буенча идарәсе хәбәр итте. Урында дүрт судно эшли. Биредә -20 градус салкын, җил тизлеге секундына 20-25 метр, дулкыннар биеклеге 4 метрга җитә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100