Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бездә бардак инде ул!

news_top_970_100
Бездә бардак инде ул!
"Чаян" журналыннан

Нишләсәң дә, нәрсә уйласаң да бардак – бардак инде ул. Бездә, безнең җәмгыятьтә, диюем. Кайда, кая карама – атлаган саен…

Менә мигрантлар тулды илгә, менә су баса башлады, менә озакламый тайга яна башлар... Әнә кемнедер талаганнар, банк ставка күтәргән, олигархлар качып беткән – вәт нахаллар, әртисләр чишенешеп, майларына чыдый алмый, шәрә тән бер-берсе белән кашына башлаганнар, әнә балалар авырый – акча җыярга кирәк дәваларга, «Крокус Сити», «Зимняя вишня», тегендә шартлый, монда җимерелә, һавада имансыз очкычлар һәм башка, һәм төрле, һәм чамасыз тәртипсезлек.

Бераз якынрак, янәшәбездәге чүп дип санаган хәлләргә килик әле. Көн саен – бер, дөресрәге, 35нче маршрутта йөри торган автобуска утырып эшкә киләм мин. Дөресен әйтим, гел яман нәрсәләр генә күреп яшәмим, алай уйламагыз. Менә шул автобустагы кондуктор ханымны күзәтәм. Башкаларга охшамаган ул. Тыйнак кына эшли, гади генә киенгән, чәчләрен дә мөселманча җыеп, пөхтә итеп яулык белән бәйләгән. Кулындагы бармагында балдагы да бар. Эшли. Ашыкмый-нитми. Үзбәкстаннан килгән ханым бит инде бу, дип уйлап утырам. Нәрсә, үз илендә ямь таба алмады микәнни? Халык күп инде анда. Эш тә җитеп бетми торгандыр... Бәлки, гаиләсендә бер-бер хәл булгандыр?.. Алай дисәң, йөзендә бернинди хәсрәт чаткысы чагылмый. Хәер, кемгә нинди язмыш язгандыр Ходай?! Белә алмыйсың... Барасы җиремә җиткәнче күзәтәм әлеге ханымны. Минем яныма килеп билет та бирде – сдачасы да төгәл. Башкаларга да шулай ипләп-җайлап билет кайтара. Мин бит ул яктан килгән кайбер мигрантларның ничек эшләгәннәрен беләм кондуктор булып. Әле менә бер намаз карты бар, ул килә дә колакка иелеп: «Билит надымы?» – дип пышылдый. Алар гына түгел, хәзер үзебезнекеләрнең кайберләре дә шулай итә башладылар. Байыйлар! Пышылдап, күзгә кереп, алдап-ялганлап талыйлар. Нәтиҗәдә, транспорт оешмасы планын тутыра алмый, һәм билет бәяләре арта. Менә сиңа мә!

Инде үзебезнең оешмага кердем. Җыештыручы алагаем кәгазь тартмада чүплеккә артык газета-журналларны чыгарып бара. Араларында ниндиләре генә юк!.. Шул исәптән безнеке дә...

Бу хәлләр тормышыбызның алга баруын күрсәтә микән инде?! Мөгаен, юк – бардаклыктыр илдә...

Әнә үсмерләрне 14 яшьтән эшкә урнаштыра башлаячаклар икән... Нәрсә булган? Дөнья бетәме әллә?

«Чаян» журналыннан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100