Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гашура көнендә тоткан ураза үткән елның гөнаһларын гафу кыладыр» – Рамил Юныс вәгазе

Һиҗри календарь буенча мөхәррәм ае башланды. Аның 10 нчы көне Гашура бәйрәме буларак билгеле. Быел ул 8 августка туры килә. Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәрләргә үзенең нигъмәтен ирештергән, адәм балаларына узган елгы гөнаһларыннан арыну мөмкинлеге биргән, олуг нигъмәтләргә бай Гашура көне турында Рамил хәзрәт Юнысовның вәгазеннән укып белә аласыз.

news_top_970_100
«Гашура көнендә тоткан ураза үткән елның гөнаһларын гафу кыладыр» – Рамил Юныс вәгазе
Салават Камалетдинов, архив

Аллаһы Сөбханәкә вә Тәгалә безләргә биргән нигъмәтләрне санап бетерергә мөмкин түгел. Хәкимнәр юкка гына: «Яшьлекнең кадерен – олыгайгач, сәламәтлекнең кадерен – авырый башлагач, тынычлыкның кадерен – гауга, фетнә башлангач, гомерегезнең кадерен үлгәч аңларсыз», – димәгәннәр. Адәм баласы бу дөньяда күп нәрсәләрне аңлап та, бөтен хикмәтне күреп тә бетерә алмый, шуңа да Аллаһы Сөбханәкә вә Тәгалә, күзләребезне әз генә ачу өчен генә булса да, Үзенең илаһи китапларын, пәйгамбәрләрен һәм кануннарын ирештергән.

Шушы көннәрдә мөхәррәм ае белән һиҗри календарь буенча яңа ел башланды. Шушы айның 10 нчы көне, ягъни мөхәррәмнең 10 нчы көне Гашура көне дип атала. Ул безнең өчен хәерле, мөкатдәс көн дип санала.

Рәсүлебезнең (с.г.в) бер хәдисендә әйтә: «Рамазаннан соң иң хәерле ураза – мөхәррәм аенда тоткан ураза». Шуңа күрә бу айда ураза тоту пәйгамбәребезгә (с.г.в.) булган сөйкемле, хәерле уразалардан санала.

Икенче бер хәдисендә әйтә рәсүлебез (с.г.в): «Мөхәррәм аенда тоткан уразалар, шушы Гашура көнендә тоткан ураза үткән елның гөнаһларын гафу кыладыр».

Әлеге Гашура көненә бәйле булган шундый риваять тә бар: мөхәррәм аеның 10 нчы көнендә Аллаһы Тәгалә ун пәйгамбәргә үзенең нигъмәтен биргән. Иң беренче нигъмәт – Йосыф (г.с.) коедан чыгарылу. 10 яшенә кадәр Йосыф (г.с.) әтисе Якупның (г.с.) кочагында гына утыра торган сөйкемле, матур, акыллы бала була. Аны бөтен кеше хөрмәт итә, ярата, әмма Йосыф (г.с.) тормышны да, тормыштагы булган мәкерлекләр, әшәкелекләрне дә белми. Аллаһы Сөбханәкә вә Тәгалә Йосыфның (г.с.) олуг дәрәҗәгә күтәрелүен тели. Тик дөньяның сынавын үтмичә дәрәҗәгә ирешеп булмый. Йосыфны (г.с.) агалары коега салалар.

Өч көн генә коеда утырса да, 10 яшьтә генә булса да, күп нәрсәгә өйрәнә. Хыянәт, көнчелекнең ни икәнен, туганнар да иң зур дошманга әйләнергә мөмкинлеген, кеше икейөзле була алуын 3 көнлек кое мәдрәсәсендә аңлый. 3 көннән соң, Аллаһының рәхмәте белән, коедан котыла. Йосыфның (г.с.) атасы Якуптан (г.с.) алган дини-әхлакый тәрбия шуның кадәр зур була ки, әтисенең тәрбиясе белән, дога кылып, Аллаһы Тәгаләдән сорый, һәм Гашура көнендә кое яныннан узып баручы мосафирлар туры килә. Коедан чиләк белән су алабыз дип, Йосыфны чыгаралар.

Менә Йосыфның (г.с.) коедан чыкканына якынча 3 мең ел узып китте, әмма кешенең психологиясендә бер генә үзгәреш тә юк. Шушы Йосыфны (г.с.) табып чыгаргач, сәүдәгәрләр аны, яшереп алып барып, базарда сатачаклар. Ник яшерергә кирәк? Чөнки ул вакытта кеше сату өчен әмир тарафыннан мөхер сугылган, «кол» дигән документ булырга тиеш. Документы юк – контрафкт. Моны базарда, яшереп, вәзиргә саталар.

Гашура көнендә Аллаһы Тәгалә үз нигъмәтен насыйп әйләгән икенче пәйгамбәр – Нух (г.с.). Аның көймәсе Җүди тавына төшә. Шуннан соң икенче цивилизация, яңа тормыш башлана. Менә бу Аллаһы Сөбханәкә вә Тәгаләнең тагы бер зур нигъмәте булды. Дошманнары Нух (г.с.) сахра уртасында көймә ясаган вакытта көлделәр, мәсхәрә кылдылар. Әмма Аллаһының кодрәте киң – тугры булган колларын бу дөньяда ничек кенә булса да коткарадыр.

Гашура көнендә котылган, Аллаһының нигъмәте ирешкән өченче пәйгамбәр – ул Муса (г.с.). Муса (г.с.) Фиргавеннең токымыннан котылган көн бу. Кызыл диңгез аркылы чыккан һәм Бәни Исраил кавеме көне ул – Гашура көн. Шуңа күрә Гашура көнендә яһүдиләр дә ураза тоталар. Алар да бу көнне бәйрәм итәләр, чөнки бу – Бәни Исраил кавеменең Мисырдан Фиргавеннән котылган көне.

Нигә Фиргавен Мусага (г.с.) Бәни Исраил кавемен бирүдән тартынганлыгын әле күптән түгел генә аңладым. Аның бөтен сәбәбе дә шул – икътисади мәсьәлә.

Аллаһы Тәгалә әйтә, Аллаһы Тәгаләгә ышанмавыгызның төп сәбәбе – сезнең ризыгыгыз, ди. Ризык аркасында кеше Аллаһы Тәгаләгә каршы бара.

Бәни Исраил кавеме дә – Фиргавеннең бөтен булган эшен эшләп баручы кешеләр. Алар оста булганнар, кол булганнар, аларга күп акча түләнмәгән, аз акчага күп эшләүче, баетучы халык булган. Шуңа күрә аларны чыгарып җибәрү – алар өчен үлем. Менә ни өчен Фиргавен карышкан һәм Бәни Исраилнең чыгуы алар өчен олуг хәсрәт булган. Артыннан куып килгән Фиргавен шушы ук суда батып үлә. Коръәни-Кәримнән шуларны да беләбез: суда бата башлагач, Фиргавен тәүбә итә.

Аллаһы Сөбханәкә вә Тәгалә: «Бу дөньядан бер кеше дә Аллаһы Тәгаләне танымыйча китмәс», – ди. Кемдер үлгәнче өлгерә, кемдер үлем сәгате җитеп, кире кайтырга мөмкинчелеге калмагач, үлем фәрештәсен күргәч килә. Бу дөньядан барыбер Аллаһының барлыгына инанып китәләр. Фиргавен диңгез төбендә тәүбә итә. Димәк, аның күңелендә Мусаның (г.с.) дөрес икәнлеге яшәгән, әмма ризык аркасында кеше ышанмый. Дөнья, ризык, мөлкәт ерагайта. Күңелдә, эчтә исә Муса белән Харунның тугры икәнлеге бар. Диңгез төбендә бер мәртәбә дога кылырга өлгерә, Җәбраил (г.с.) диңгезгә чумып, тагы бер мәртәбә дога кылса, Аллаһы Тәгалә кичерер дип, кулы белән авызын каплый да, шуның белән буылып үлә Фиргавен.

Аллаһы Тәгалә: «Синең тәнеңне галәмнәргә гыйбрәт булсын өчен саклап калам», – ди. Аны күреп, Мернептах икәнен аңлыйлар, бальзамлап куялар да Луксор шәһәрендәге тау астына, тапмасыннар дип, яшереп күмеп куялар. Аллаһы Тәгалә Коръәндә Фиргавеннәрнең җәсәдләре бүгенге көндә булмавын җиткерә. Тутанхамон, Рамсез та юк, талаганнар бөтенесен. 3 мең ел ята Мернептах. 18 нче гасырның азагында гына француз галимнәре аның җәсәден табып алалар. Аллаһы Тәгалә вәгъдә итте, һәм ул калды. Бүгенге көндә дә теләсә кем, музейга барып, аның җәсәден күрә ала, ул һаман да әле Аллаһы Тәгаләнең вәгъдәсе буларак, кешеләргә гыйбрәт буларак күренеп тора. Күрәсез, Аллаһы Тәгаләнең вәгъдәсе үтәлә, һәм ул үзенең тугры колларын авырлыктан коткара.

Аллаһы Тәгалә коткарган дүртенче пәйгамбәр – Юныс пәйгамбәр (г.с.). 100 меңлек шәһәргә дәгъват кылу авыр булгач, җиңеллек эзләп китә Юныс (г.с.). Көймәгә утырып кача.

Кайберәүләребез, хатын белән торуы авыр дип, ике баланы ятим калдырып чыгып китә. Әти-әнисен карыйсы килми, картлар йортына илтеп куя. Рәхәтләнеп яшим хәзер, дип уйлый. 5 сәгатьлек туйны, хәмер белән үткәрүдән тыелып тора алмыйча, аракы белән уздыра. Канга спирт кергәч, 40 көн буена чыкмый. 40 көн эчендә хатын-кыз балага узса, баланың сәламәт булуы шик астында. Шул вакытта балага узып, бала авыру килеш туа да, Дәрвишләр бистәсендәге акыллары зәгыйфь булган балалар йортына илтеп куялар. Баргалыйбыз без анда, бөтен баланың әти-әнисе бар. Кыйммәтле туннар белән киләләр колготки күтәреп. Бөтен дөньяны гаеплиләр. Бөтен нәрсәне гаепли, үзенең гаебен таный алмый. Баласы шунда ята, үзе, бәхетле тормыш корырмын, җиңеллеккә чыгам, дип уйлый. Юнысның (г.с.) балык карынына эләгүенең хикмәте дә авырлыктан качуы аркасында. Гөнаһ юлга кереп: үзенең әти-әнисен ташлап, ятим балаларын калдырып, кеше рәхәт күрәм дип уйлый. Әмма «балык карынына» эләгә. Аннары 20 елдан соң, 30 елдан соң бик кайтармакчы була бөтен тормышын, тик соң...

Бер авылга барган идем, шунда 75 яшьлек бер бабай мәчеткә йөри: башында түбәтәй, намазда үзе. Мәчеттән чыккач миңа: «Улым миңа керми», – ди. Әби үлгән, бабай берүзе яши. Мин ул бабайның кем икәнен беләм. «30 ел элек балаңа нәрсә күрсәттең? Синең балаң әнисенең күз яшеннән башка бернәрсә күрмәде бит», – дим. 5 яшьтән алып, кычкырыш-талаштан, кул күтәрүдән куркып, кая туры килә, шунда кунып яткан, кылтырап үскән бала бит инде ул. «Башта 40 яшьлек балаң янына барып, чын әти булып гафу сора», – дидем. Дин юлына басып, Аллаһы Тәгалә гөнаһларыңны кичерсә дә, кеше үз күңеленнән чыгара алмый бит.

Динебездән бер генә мисал карыйк: Вәхши дигән кеше рәсүлебезнең (с.г.в.) туганы Хәмзәне үтерә, аннары пәйгамбәребезгә (с.г.в.) таш атып үтермәкче була, үтерә алмый – авызын гына яра. Иң әшәке зиначы, мөшрикъ, кеше үтерүче әлеге Вәхши, иманга килеп, Мәккәдән пәйгамбәребез (с.г.в.) янына килә. Бер атна яши Мәдинә кырыенда, ояла пәйгамбәребез янына керергә. Соңыннан дусты белән пәйгамбәребез янына килә. Рәсүлебезгә (с.г.в.) әйтә: «Мин бөтен гөнаһларны да кылдым, бүген дингә килдем», – ди. Рәсүлебез (с.г.в.) әйтә: «Исламга керү алдагы булган бөтен гөнаһларны да кичерә, тик минем күземә күренмәсәң, хәерлерәк булыр иде», – ди. Пәйгамбәр әйтә моны! Вәхшидән бер риваять юк, бер хәдис юк, шуның белән аның тарихы бетә. Кайда яшәгән, ничек яшәгән – бернинди мәгълүмат та юк.

Шуның өчен 40 яшьлек бала да кичерә алмыйдыр, аның өчен бик нык тырышырга кирәк. Адәм баласы еш кына, җиңел тормыш дип, кайвакытта «балык карынына» эләгә. Юнысның (г.с.) кыйссасын бүгенгә көнгә күчерсәк, җиңеллек эзләп, балаларны, әтиләрне, әниләрне, якыннарны шушындый җәфага сала күрмик. Аерылып калган хатының, балаңа Аллаһы Тәгалә ризыгын бирәчәк. Юнысның (г.с.) кавеме – 100 меңлек кавем, ансыз да иманга керде. Кире кайтса, 100 меңлек шәһәр! 20 елдан соң кайтырсың, малаең синнән дә акыллы, иманлы булыр. Бу кыйссалар – һәрберебез өчен дә бер гыйбрәтттер.

Гашура көне – Даутның (г.с.) догасы кабул булган көн, Адәм (г.с.) белән Һава анабызның дога кылып, теләкләре кабул булган көн, Якупның (г.с.) күзе ачылган көн. Коръәни-Кәримдәге пәйгамбәрләр тормышыннан кыйссаларда менә шушы олуг нигъмәтләр һәм зур гыйбрәтләр урын алган.

Гашура көне – мөселманнар өчен дә бәйрәм, яһүдиләр өчен дә бәйрәм, әмма ләкин пәйгамбәребез (с.г.в.), яһүдиләрдән аермалы буларак, 1 көн түгел, 2 көн ураза тотарга кушкан. 9 нчы һәм 10 нчы мөхәррәмдә, яки 10 нчы һәм 11 нче мөхәррәмдә ике көн ураза тоту хәерлерәк булуын җиткергән.

Рамил хәзрәт Юныс

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100