news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бәрәннәр бәрәнне бүлешә алмаган»: Сабан туенда көрәштә ирләр сугышкан

news_top

Башкортстанның Кушнаренко районы Сабан туенда сугыш чыккан. 

Тамашачылар каршы якны үпкәләтерлек сүзләр кычкырган, дип язалар. Нәтиҗәдә, көндәш көрәшчеләрне яклаган тамашачылар сугыша башлый. Сугышка көрәшчеләр дә катнашып китеп, мәйдандагы барлык ирләр дә диярлек тукмашуда катнашкан, дип язалар.

Социаль челтәрләрдә бу сугышта катнашучыларны гаепләп язалар: «Ничек телиләр, шулай күңел ачалар», «Кешеләр ничек кыргыйлашкан! Күпме яшәп, Сабан туенда беркайчан да сугышканнарын күргәнем юк иде», «Бәрәннәр бәрәнне бүлешә алмаган», «Сарык көтүе», «Сугышсыз Сабан туе күңелсез». 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар