Бәрәңгене вакытыннан алдан алмагыз! – Сабагы кинәт кору авыру билгесе булырга мөмкин

Россиянең күп төбәкләрендә бакча сезоны кызган чагына җитә, һәм бакчачылар бәрәңге алу вакытын уйлый башлый. Гадәттә, хуҗабикәләр һәм игенчеләр бәрәңге сабагының хәленә карый: әгәр ул саргаеп корыган булса, димәк, уңыш өлгергән, дип санала. Әмма агрономнар һәм тәҗрибәле фермерлар ашыкмаска чакыра – вакытыннан алда казу бөтен уңышны югалтуга китерергә мөмкин. Бу турыда киңәшләр сайтында язалар.
Әгәр бәрәңге сабагы кинәт корып, көрән-кара төскә керсә, бу – өлгерү билгесе түгел, ә фитофтороз дип аталган куркыныч гөмбәчек авыруы булырга мөмкин.
Фитофтора булганда, патоген үсемлекне өстән аска таба зарарлый: башта яфракларны, аннары сабакларны, ахыргы этапта – бүлбеләре. Шуңа күрә бәрәңге сабагы кору авыру билгесе булуы да бар.
Фитофтороз билгеләре
- Яфраклар кара-көрән төскә керә.
- Сабагы бик тиз, берничә көн эчендә корып төшә.
- Сабакларда көрән таплар пәйда була һәм аска таба тарала.
Әгәр чир бәрәңге бүлбеләренә төшсә, бәрәңгедә соры-көрән таплар хасил була, эче караала, йомшара. Мондый бәрәңге берничә көннән чери башлый һәм аны саклап булмый.
Нишләргә?
Бәрәңге сабагы кара төскә кергән икән – кичекмәстән чара күрергә кирәк. Моның өчен авыру өлешләрне үткен секатор белән кисеп алырга, сәламәт үсемлекләргә кагылмаска. Зарарланган сабакларны бакча читендә юк итәргә кирәк. Компостка салу катгый тыела.
Аннары түтәлне фунгицид белән эшкәртү зарур. Моның өчен бакыр купоросына нигезләнгән препаратлар яисә бәрәңге өчен тәкъдим ителгән фунгицидлар кулланыла ала.
Иң мөһиме
Эшкәрткәннән соң ким дигәндә 2 атна үткәч кенә уңышны җыярга ярый. Иртәрәк казу бәрәңгенең сакланышына зыян китерәчәк һәм чирнең сәламәт бәрәңгеләргә дә йогуына сәбәп булачак.
Уңышны саклау сере
Бәрәңгене казып алгач, аны җентекләп тикшерү шарт. Әгәр берәрсендә шикле таплар күренсә – шунда ук аерырга кирәк. Сакларга бары тик чиста, коры һәм сәламәт күренгән бәрәңге генә ярый.
Йомгак: вакытыннан алда бәрәңге казу, бигрәк тә фитофтороздан шикләнелгән очракта, уңышның тулысы белән югалуына китерергә мөмкин.