Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәрәңгене капчыкта яки мичкәдә ничек үстерергә?

news_top_970_100
Бәрәңгене капчыкта яки мичкәдә ничек үстерергә?
"Татар-информ" архивы

Бәрәңгене шикәрдән бушаган капчыкларда яки агач мичкәдә үстереп була. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Шикәрдән бушаган капчыкның һава уздыра («сулый») торганын алырга кирәк. Кырыйларын бөкләп куеп, 35 см биеклектә уңдырышлы туфрак тутырыгыз. Туфракны алдан ук паразитларга каршы эшкәртеп куярга кирәк. Бер капчыкка үрдерелгән өч бәрәңге салыгыз, өстенә 20 см калынлыкта туфрак өстәгез һәм су сибегез.

Капчыкларны кояшлы урынга, койма буена тезеп кую хәерле. Бу ысул белән үстергәндә, бәрәңге авыруларга, корткычларга бирешми, аның төбен дә йомшартып азапланасы булмый. Ләкин гел су сибеп торырга кирәк. Бу ысул иртә өлгерә торган сортларны үстерү өчен кулай.

Бәрәңгене мичкәдә үстереп була. Агач булса, яхшырак, чөнки ул «сулый». Пластик мичкә алсагыз, кырыйларында тишемнәр ясагыз. Төбен алып ташларга кирәк. Мичкәне кояшлы урынга куеп, төбенә 30-35 см калынлыкта туфрак салыгыз, кырыйларга бәрәңге бүлбеләре тезеп чыгыгыз һәм өстенә кабат туфрак өстәгез. Бәрәңге шытымнары 4-5 см булып үскәнче, туфрак өстәп торыгыз.

Бәрәңгене үстерүнең өченче ысулын Голландия кешеләре куллана. Буразналар арасын 70 см, чокырлар арасын 35 см калдырып утырталар. Буразналарны төньяктан көньякка таба итеп ясагыз. Һәр чокырга черемә, көл салып, бүлбене куегыз һәм су сибегез. Ике яктан таучык ясап («гребень») туфрак салыгыз. Бәрәңге сабагы үскән саен таучыкларны күтәрә барып, 30-35 см га җиткерегез. Бу ысулда бәрәңге тамырларын кислород яхшы керә, су тоткарланмый, туфрак тиз кипми, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100