news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бәрәңгене кайчан утыртырга – 23 еллык стажлы фермер Минталип Миңнехановтан киңәш

news_top
Бәрәңгене кайчан утыртырга – 23 еллык стажлы фермер Минталип Миңнехановтан киңәш
Фото: "Светлый путь"

Тукай районынан фермер Минталип Миңнеханов бәрәңге утырту графигын инде 23 ел үзгәрткәне юклыгын әйткән. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы журналисты Ләлә Гайфетдинова яза.

Быел ул бәрәңге утырту мәйданын 85 гектарга җиткергән. Бәрәңгене 8-9 майда утыртырга җыена.

«23 ел инде бәрәңгене график буенча утыртабыз – май башында, – дип сөйләгән 73 яшьлек Минтилип Исмәгыйль улы. – Төрле вариантларны тикшереп карадык, дөресен әйтим – иртән утыртуның бернинди мәгънәсе юк. Һава торышы үзгәрүчән була, безнең полосада кырау да төшә. Тәҗрибәмнән чыгып әйтәм – һәрвакыт сак булырга кирәк. Аннары иртән утыртуның отышы юк – салкын җирдә яткан бәрәңге барыбер үсми. Сүз уңаеннан – туфрак плюс 25 градуска кадәр җылына икән, шул ук хәл – үсми дә, үлми дә».

Фермер хуҗалыгын 2000 елда булдырган. Ул бәрәңгегә су сибеп үстерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар