news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бәрәңгене алдан алып бетерү дөресме?

news_top
Бәрәңгене алдан алып бетерү дөресме?
"Татар-информ" архивы

Кышка саклый торган бәрәңгене – уртача һәм соң өлгерә торган сортларны – сентябрь уртасына кадәр алырга кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Көзнең беренче ае башлангач, бәрәңге бүлбеләре үсүдән туктый, кабыгы калыная.

Бәрәңге бүлбеләре өлгергәнме икәнен сабагына карап белеп була. Бәрәңге сабагы саргаеп, кибә башласа, ике-өч атнадан бәрәңгене алырга ярый.

Казып алганнан соң, бәрәңгене берничә тәүлек киптерергә кирәк. Аннары саклауга салыр алдыннан, бер атна чамасы салкынча урында тотарга. Бу вакыт эчендә зарарланган бәрәңгеләр күренәчәк, аларны саклауга салырга ярамый.

Бәрәңгене базга салыр алдыннан бакыр купоросы эремәсе белән эшкәртегез. Моның өчен 2-3 грамм препаратны 10 литр суда эретегез, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар