Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәрәңге татары Фәрит, дөньяның «7 вулкан»ына менеп, дөнья рекордын куюда катнашкан

news_top_970_100
Бәрәңге татары Фәрит, дөньяның «7 вулкан»ына менеп, дөнья рекордын куюда катнашкан
Фото: 7 вершин телеграм-каналы

Тумышы белән Мари Иленең Бәрәңге районыннан булган Фәрит Сәгыйтдинов (Фарид Сагутдинов) «7 вулкан» проектында катнашып, дөнья рекордын куюга өлеш керткән. 2025 елның 5 гыйнварында Антарктиданың иң биек вулканы Сидлига берьюлы 19 кеше менгән – бу дөнья рекорды. Альпинистларның берсе – Фәрит Сәгыйтдинов, ул – «7 вулкан» проектында катнашкан беренче татар кешесе. Рекорд хакында «7 тау түбәсе» телеграм-каналы хәбәр итә.

Фәрит Сәгыйтдинов вулкан түбәсенә Татарстан һәм Бәрәңге районы флагын алып менгән.

«Интертат»ка билгеле булганча, Фәрит Сәгыйтдинов Бәрәңге район үзәгендә туган. Хәзерге вакытта Фәрит гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Әтисе Расих Шәрәп улы Сәгыйтдинов та Бәрәңге татары. Ул да Мәскәүдә яши, даими рәвештә туган ягына кайтып йөри, хәйриячелек белән шөгыльләнә, Бәрәңге районындагы мәчетләргә, матбугатка, тарихчыларга, волонтерларга булыша, дип сөйләде журналист Фәнил Мусин. Улы белән бергә агач эшләренә бәйле эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр.

«7 Вулкан» проекты беренче тапкыр 2011 елда итальянлы Марио Тримери һәм румын Крина Попеску тарафыннан тормышка ашырыла. Ул дөньяның иң биек 7 вулканына менүдән гыйбарәт:

Охос-дель-Саладо (6893 м) – Көньяк Америка;

Килиманджаро (5895 м) – Африка;

Эльбрус (5642 м) – Европа;

Орисаба (5636 м) – Төньяк Америка;

Демавенд (5610 м) – Азия;

Гилуве (4368 м) – Яңа Гвинея;

Сидлей (4181 м) – Антарктида.

Россиялеләрдән беренче булып, бу проектны 2013 елда Вячеслав Андреев тормышка ашыра.

Фәрит Сәгыйтдинов Эльбрус түбәсендә. 2024 елның июле

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100