Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәрәңге шәңгәсенең рецепты

news_top_970_100
Бәрәңге шәңгәсенең рецепты
"Якты юл"

Тукай районының «Якты юл» газетасы сайтыннан бәрәңге шәңгәсе рецептын тәкъдим итәбез.

Ачы камыр рецепты: 200 грамм сөт, 200 грамм җылы су, тоз, 3-4 кашык май, 1 аш кашыгы шикәр комы, он, чүпрә.

Ачы камырны 80-100 г лы кисәкләргә бүлеп, бармак калынлыгында чынаяк тәлинкәсе кадәр җәяләр, майланган табада бер-берсенә тиеп тормаслык итеп тезеп кабарталар.

Бәрәңгене әрчеп, юып тозлы суда пешерәләр, суын агызып, төерләр калмаслык итеп төяләр, кайнар сөт, йомырка салалар, тоз өстиләр. Бәрәңге үзле, йомшак булырга, таралып тормаска тиеш.

Камыр кабаргач, бәрәңгене, җылы килеш, камырга салып тигезләп ягалар һәм, өстенә сөткә тугланган йомырка сарысы сөртеп, мичкә тыгалар.

Шәңгә 20-25 минут пешә. Мичтән алгач, өстен сары май белән майлыйлар, каплап 5-10 минут тоталар, зур булса, кисеп табынга чыгаралар. Шәңгәне чәй янында майга манып ашыйлар, каймак белән бирсәң дә ярый.

1 шәңгәгә: 80-100 г камыр, 80 г бәрәңге, 20 г сөт, 1/4 йомырка, тоз, майларга 5 г май.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100