Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәрәңге районы газетасына – 90: «Совет чорында тәнкыйть язарга кушалар иде»

Марий-Эл республикасының Бәрәңге бистәсендә чыга торган «Наша жизнь» район газетасы юбилеен билгеләп үтә. Татарчалы-русчалы газетага 30 октябрьдә 90 яшь тула. Редакциядә кунакта булып, аның үткән һәм бүгенге тормышын өйрәндек.

news_top_970_100
Бәрәңге районы газетасына – 90: «Совет чорында тәнкыйть язарга кушалар иде»
“Наша жизнь” газетасы редакциясе
Лилия Заһидуллина

«Укучы олыгая, бәяләр арта...»

«Наша жизнь» газетасы бүген 8 полосалы булып, 2000 тираж белән чыга. Татар телендәге 2 полосалы кушымтасының тиражы аерым – 1000. Айга бер мәртәбә шуңа, чит төбәкләрдәге татарларны берләштереп торган, «Без – бергә» дигән 8 полосалы татарча кушымта да өстәлә.

Редакциядә бүген 8 кеше эшли. Баш мөхәррир, журналист, версткалаучы, корректор, бухгалтер, кассир, компьютерда җыючы һ.б. Газетаның баш мөхәррире Фәнил Мусин үзе журналистикага бөтенләй башка юнәлештән килеп кергән. Мәктәптә русча укыган, аннары СПТУ тәмамлаган, слесарь, балта остасы, арматурщик, курьер, каравылчы, контролер, юрист... Фәнил Мусин – төрле урыннарда эшләгән һәм шул ук вакытта туктаусыз укыган, ике югары белем алган кеше.

Ә 2016 елда – 40 яшендә – уйламаган җирдән журналистикага килгән ул. Башта журналист булып эшләгән, 2 елдан баш мөхәррир итеп билгеләнгән. Гомумән, Фәнил Мусин – бер дә тик тормый торган, бик актив, энергияле кеше, дигән фикер калды. Марий-Элдагы татарлар тарихын өйрәнә, шәҗәрәләр төзи, «Якташлар» дигән шәхси газетасын да чыгара. Берьюлы 2 газетаның баш мөхәррире!

– Чит төбәкләргә баргач, андагы татарларның менә дигән итеп чыккан газеталарына кызыгып кайта идем. «Наша жизнь»да татар телле кушымта гына бар бит. Шуннан, уйладым да, үзебезнең төбәктә татарларны берләштереп торган шәхси газета ачып җибәрергә булдым. Бүген ул А4 форматында 16 битле булып чыга. Әлегә тиражы 300 данә, үзен акламый, иганәчеләр ярдәме белән басыла, – дип, «Якташлар» белән дә таныштырды ул.

Баш мөхәррир Фәнил Мусин һәм версткалаучы Рәшид Хайбрахманов

Фото: © Лилия Заһидуллина

Фәнил Мусин бүгенге басма матбугатка кагылган проблемаларны да бер-бер артлы санап китте.

– Мин килгәннән бирле типография чыгымнары 300 %ка артты. Язылу бәясен кинәт күтәрмәскә тырышабыз, ләкин барыбер әкренләп арта инде.

Икенче проблема – язылучылар олыгая. Хәзер аудиторияне 50 яшьтән өлкәнрәкләр дип билгелибез, ләкин бу – күбрәк рус телле аудитория хисабына. Чынлыкта татар телле укучыларыбыз тагын да олырак яшьтә.

Өченче һәм төп проблемабыз: бинабыз нык иске, 1940 елда салынган, – ди баш мөхәррир.

«Бүген татар журналисты табу авыр»

Соңгысына үзем дә килеп керүгә игътибар иттем. Сайдинг белән тышланып куйса да, тыштан ялтырый, эчтән калтырый торган бина. Монда ремонтның совет чорыннан бирле булмаганы сизелә, җылылык та чамалы, бөтен җиһазлар, шул исәптән компьютерлар да иске. Редакция хезмәткәрләре әйтүенчә, иң зур җитешсезлек – бәдрәфнең урамда булуы.

– Бина проблемасын район җитәкчелеге белә, безгә яңа офис тәкъдим итеп тә карады. Ләкин ул үзәктән ерак, бистәнең читендә үк. Авылдан килгән әбиләр юл уңаеннан хатларын кертеп чыгалар, газетага язылалар, белдерү калдыралар. Күченеп китсәк, алар безне таба алмас, дибез, ул якка транспорт та йөрми бит. Аннан, Бәрәңгенең бу тирәсе «редакция ягы» дип халык теленә дә кергән. Шуңа күрә яңа бинадан баш тарттык, әлегә монда – үзәктә утырабыз, – ди Фәнил Мусин.

Баш мөхәррир шулай ук татар телле кадрлар табу проблемасын кат-кат ассызыклап әйтте. Бигрәк тә журналист – татарча яза белә торган яшь кеше табу авыр, ди. Кызлар журналистика факультетына китеп укысалар да, соңыннан Казанда калу җаен карыйлар, Бәрәңгегә бик кайтмыйлар икән. «Редакциядә уртача хезмәт хакы – 17 мең сум, күбрәк энтузиазмда эшлибез», – ди редактор.

Редакциянең иң яшь хезмәткәре – Ильмира Хәкимова. Ул биредә 2 ел эшләвен, юристлыкка укып йөрсә дә, әлеге юнәлешне ныграк ошатуын әйтте.

Газетаны тарату буенча «Бәрәңге тәҗрибәсе»

Бәрәңгедә газетаның бәясе әзме-күпме тотрыклы калу юлы – альтернатив подписка. Ягъни «Наша жизнь» газетасын авыллар буенча «Почта России» түгел, редакциядә хезмәткәрләре үзләре тарата. Типографиядән барып алалар да, авыл почтальоннарының кулына таратып чыгалар. Бәрәңге районы буйлап бер көн эчендә 16 авылга кереп чыгарга туры килә аларга. Нәтиҗәдә, укучылар җомга чыга торган газетаны пәнҗешәмбе үк ала. «Мондый тарату ысулы безнең кебек кечкенә районнарга туры килә», – ди биредәге хезмәткәрләр. Әмма бу очракта башка проблема да калкып чыга – редакциянең үз машинасы юк, хезмәткәрләр такси яллап йөрергә мәҗбүр.

– Редакциягә татар конгрессы, «Татмедиа» җәмгыяте гел булышып тора, аларга рәхмәт. Нинди чара үтсә дә, чакырып торалар, әле ноутбук бүләк иттеләр. Марий-Элда да җирле газета-журналларны «Татмедиа» кебек бер түбә астына җыймакчы булалар. Республикага бу структура кирәк. Әлеге идея барып чыкса, күп кенә проблемабыз хәл ителер иде, – ди Фәнил Мусин.

«Төнлә уянсак та, газета турында сөйләшәбез»

«Наша жизнь» газетасының тарихы белән кызыксынып, аның элеккеге редакторы Равил Хөсәенов янына киттем. Равил Гомәрович район басмасын 24 ел дәвамында җитәкләгән. Журналист булуын да санасаң, 37 ел гомере биредә үткән аның. Тормыш иптәше Земфира Нурулловна да журналист, ул да – 30 ел гомерен шушы редакциягә багышлаган кеше.

Земфира һәм Равил Хөсәеновлар

Фото: © Лилия Заһидуллина

– Эштән шактый арып, 63 яшьтә киттем. Фәнилне үзем урынына әзерләдем. Ул – бу газетадагы 13нче баш мөхәррир, – дип сүз башлады Равил Хөсәенов.

Гомер буе икәү бергә эшләү авыр булмадымы? – дип сорыйм Хөсәеновлардан.

– Безнең өйдә дә, эштә дә бер үк тема – газета турында сөйләшү иде. Полосада буш урын калса, Равил беренче чиратта минем янга йөгереп керә дә: «Шуны язып бир әле», – дип әйтә иде. Үз хатыны булгач, аңа эшне миңа кушу җайлырак булгандыр. Хәзер дә телебездән язу-сызу темасы төшми. Төнлә уянсак та: «Газетада фәлән материал ошады, тагын моны язасы иде», – дип сөйләшеп ятабыз. Мин үзем русча язам, – ди Земфира апа.

Равил абый белән Земфира апаның танышу урыны да редакция булган. Равил абый – белеме буенча агроном. Партия заманы, 1981 елда аны район газетасының авыл хуҗалыгы бүлеге редакторы итеп эшкә җибәрәләр.

– Белемем буенча журналист булмагач, бу вазыйфага билгеләнүемә шаккаттым. Әмма ул чакта партиягә каршы килү гадәте юк – кая җибәрәләр, шунда эшлисең, – ди Равил абый. – Земфира Мари университетының истфилфагын тәмамлап, редакциягә практика үтәргә килгән иде, шуннан танышып киттек... Мин аннан 5 яшькә олырак, авыл хуҗалыгы темаларын яктыртучы журналист идем. Аннары 1994 елдан баш мөхәррир итеп куйдылар, 2018 елга кадәр әлеге вазыйфада эшләдем. Земфира белән 3 бала үстердек, пенсиягә дә бер үк вакытта киттек.

Хөсәеновларның йорты

Фото: © Лилия Заһидуллина

«Хезмәт хакын велосипедлата бирделәр»

Равил абый, сез – төрле вакытларны күргән кеше. Совет чоры журналистикасын сагынасызмы?

– Райком партиясенең беренче секретаре, чакырып: «Тәнкыйтьләгез!» – дип әйтә иде. Бүген район башлыгының шулай дип әйтүен күз алдына китерәсезме? Ул вакытта газетада тәнкыйть чыккач, аңа дөрес реакция белдерәләр иде. 80нче елгы газеталарны алып карагыз! Анда нинди генә тәнкыйди материаллар юк! Авыл хуҗалыгы, ЖКХ, башка юнәлешләрне «утлы табада биетә» идек. Шуңа күрә журналист абруйлы булды. Газетада басылгач, шул язма буенча райком партиясе бюросы уза. Анда редактордан башлап гаепле кешегә кадәр килә, выговорлар ясала. «Ник яздың?» – диюче булмый иде. Аннары сүз иреге бетте...

Иң авыр чаклар кайчан булды?

– 10 ел ялсыз эшләдем, төнлә дә торып эшкә киткән чаклар була иде. 1997-1998 елларда берара хезмәт хакы түләү белән проблема туды: 7 ай акча бирмәделәр. Төрле оешмалар белән сөйләшәбез, бартер ясыйбыз. Зефир, баранка, он, ярма, майлата хезмәт хакы түләдек. Хәтта бервакыт акча урынына велосипед бирделәр! Велосипедларны Арчага алып барып сатып, шуның акчасын хезмәткәрләргә өләштем.

Бер айны газета бастырырга акча бетте. Пилорам белән сөйләшеп, аннан такталар алып, типографиягә шуларны илтеп бирдем. Бөтенесенең күз уңында булгач, үземне дә гел тикшереп тордылар. Көнләшүчеләр, өстән шикаять язучылар һәрвакыт булды. 1995 елда йорт төзергә дип материаллар алып кайткач та, бөтен органнардан килеп тикшереп киттеләр.

1997 елда газетага альтернатив подписка кертеп җибәрдек, заманына күрә яхшы алым булды ул. Редакциядә әле дә шул система эшли.

Дөреслекне яклап йөргән, бүген дә горурланып искә алырдай очракларыгыз булдымы?

– «Сельхозхимия» оешмасы җитәкчесе ятимәгә дигән өйне салып бетермәгән иде. Шул эш буенча 2 ел судлаштык. Ахыр чиктә ул өйне дә эшләп бетерде, штрафын да түләде. Ләкин шул вакытта беркем дә редакцияне якламады – анысы күңелгә тиеп калды. Күп әйбер аша үттек инде, хәзер искә төшсә, «йөрәк ничек чыдады икән» дим.

Равил абый белән Земфира апа пенсиядә дә тик ятмыйлар. Үз акчаларына 8 китап чыгарырга өлгергән алар. Земфира апаның хикәяләрен һәм шигырьләрен, якташларының газетада еллар дәвамында чыккан иң яхшы иҗат җимешләрен туплап бастырганнар. Әлеге гаилә белән озак кына аралашып утырганнан соң, Равил абыйга: «Сез газетада эшләү тәҗрибәгез турында күләмле әсәр язарга тиеш. Нинди зур, дөньяны шаулатырлык багажыгыз бар бит», – дип хушлаштым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100