news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бәрәңге пешкәндә таралмасын һәм ярылмасын өчен нәрсә салырга?

news_top
Бәрәңге пешкәндә таралмасын һәм ярылмасын өчен нәрсә салырга?
Салават Камалетдинов

Бәрәңге пешкәндә формасын сакласын, ләкин ашаганда таралып китсен өчен, берничә ысул киңәшләр сайтында чыкты.

Суга лимон согы салсаң, бәрәңге бүлбеләре бөтен килеш калыр. Уртача зурлыктагы бер кәстрүлгә бер бал кашыгы яңа сыккан лимон согы салсаң, бәрәңге тәме үзгәрми, ә бүлбеләр матур һәм бөтен булып кала. Шул ук вакытта ул таралып китә торган була.

Лимон согын алма серкәсе белән алмаштырып була.

Ләкин бер мөһим әйберне онытмагыз. Эре бәрәңгене вак бәрәңге белән бергә пешерсәгез, әллә ниләр эшләсәгез дә, бүлбеләр матур булып пешмәс. Зур бәрәңгеләр пешеп җиткәнче, ваклары таралып, ярылып бетәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар