news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бәрәңге пәрәмәче рецепты

news_top
Бәрәңге пәрәмәче рецепты
Фото: Илүзә Хөснетдинова

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә кайнанасының бәрәңге пәрәмәче рецепты белән уртаклаша.

Эчлек өчен бәрәңге боламыгы әзерләргә. Аны һәркем үзенчә ясый ала, тәмләткечләр дә өстәргә мөмкин.

Камыр өчен: 30 грамм атланмай, 50 мл кайнар су, 50 мл сөт (ярты чәшкә), 1 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чеметем тоз, 0,5 чәй кашыгы сода, 3 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы майонез, 4-5 чәшкә он.

Барлык ингредиентларны кушып, йомшак камыр басарга. Вак җәймәләргә әзер эчлекне салырга, пәрәмәчләр ясарга.

Аннары табаны майларга, пәрәмәчләрне тезәргә. Духовкада 200 градуста 30 минут пешерергә. Кызарып пешкән пәрәмәчләрне эретелгән атланмай белән майларга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар