
Бакчачылар бәрәңгене кышын бозылмаслык һәм шытмаслык итеп саклау ысулын эзли. Моның өчен алар яшелчәне саклауга оптималь шартлар булдыруга, шул исәптән температурага, дымлылыкка, вентиляциягә һәм яктылыктан саклауга игътибар итә. Курганның «Дачный бартер» халык чатында катнашучылар URA.RU агентлыгына үз ысуллары турында сөйләгән. Бу хакта «Аргументы и факты» яза.
Алар әйтүенчә, бәрәңгене күпләп саклау өчен салкынча урын – мәсәлән, баз туры килә. Яшелчәнең кечкенә партияләрен исә балконга яисә җәйге суыткычка куярга мөмкин. Шул ук вакытта бәрәңгенең өшемәве мөһим. Моннан тыш, туры килә торган температура һәм дымлылык күрсәткечләре сакланырга тиеш.
Бакчада яшелчәләр үстерү белән шөгыльләнми башлаган пенсионерлар бәрәңгене кечкенә порцияләр белән кибеттән сатып ала, шуңа күрә алар өчен бәрәңгене саклау мәсьәләсе актуаль түгел. Шуңа да карамастан, алар яшелчәләрне саклау өчен маркетплейсларда сатыла торган пластик тартмаларны кулланырга киңәш итә. Мондый контейнерлар уңайлы, шулай ук алар аз урын алып тора. Әмма әлеге тартмаларның бәрәңгене озак саклау өчен нәтиҗәлелеге әлегә исбатланмаган. Традиционрак ысул да бар – яшелчәләрне балконда җылы әйберләр белән каплап сакларга була.
Тәҗрибәле бакчачылар бәрәңгене +2 градустан алып +5 градуска кадәр температура һәм 80-90 процент дымлылык булган караңгы җирдә сакларга куша. Яшелчәләрне кышкылыкка сакларга салып куйганда, караңгы төстәге һәм һава үткәрми торган материаллар куллану яхшырак. Полиэтилен пакетларга салырга ярамый – бәрәңге чериячәк. Яшелчәләрне коры килеш, юмыйча гына сакларга куярга киңәш ителә, диелә хәбәрдә.