Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан бәрәңге-ит запеканкасы рецептын тәкъдим итәбез.
Ингредиентлар: сыер яки тавык ите фаршы, суган, бәрәңге, кишер, майонез.
Табаны үсемлек мае белән майларга, фаршны тигезләп җәяргә, ярымбоҗралап суган, бәрәңге (тоз салып болгатырга) вак угычтан чыгарган кишер һәм майонез салырга.
180 градуста 55 минут пешерергә. Өстенә сыр да салырга мөмкин.