Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бәрәңге эчендә жульен» рецепты

news_top_970_100
«Бәрәңге эчендә жульен» рецепты
Гөлүзә Василова

«Бәрәңге эчендә жульен» – искиткеч тәмле ризык. Жульен савытлары алырга вакыт таба алмыйча йөргән хуҗабикәләр нәкъ шушы рецептны куллана ала, махсус савытларга салып пешерелгән жульенга караганда, күпкә тәмлерәк килеп чыгачак. Шулай итеп, бәрәңге «тәмле савыт» ролен үти.

3 уртача бәрәңге, 400 гр шампиньон яки башка гөмбә, 1 эре суган, 100 гр сыер мае, 2 аш к. он, 5 аш к. каймак, тоз, борыч, сыр.

Бәрәңгеләрне яхшы итеп юабыз һәм уртага кисәбез. Аннары пычак яки кашык белән эчен алабыз. Соңыннан бик нечкә итеп кабыгын әрчибез (яңа бәрәңге өлгергән вакыт булса, бәрәңгеләрне әрчемәсәк тә була). Бәрәңгеләрне салкын суга салабыз.

Шул арада эчлек әзерлибез. Гөмбәне 5-7 минут табада кыздырабыз, аннары ваклап туралган суган салабыз, тагын шул кадәр утта тотабыз һәм он өстибез, яхшылап болгатабыз, каймак, тоз, борыч салып, каймак куерганчы 3-4 минут утта тотарга.

Табаны майлыйбыз, һәр бәрәңгегә тоз сылап чыгабыз, эченә кечкенә кисәк сыер мае салабыз. 180-200 градуска кадәр кызган духовкада 20 минутка куярга, аннары өстенә уылган сыр сибәргә һәм әзер булганчы тотарга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100