news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бәрәңге бакчасындагы каты корттан ничек котылырга?

news_top
Бәрәңге бакчасындагы каты корттан ничек котылырга?
Фото: © «Татар-информ»

Шыртлавык коңгыз (жук-щелкун) личинкалары – каты кортка (проволочник) каршы көрәштә еш кына халык чаралары яхшы ярдәм итә. Шуның берсе – утыртыр алдыннан бәрәңгене эшкәртү. Бу киңәшләрне «Российская газета» яза.

Моның өчен бәрәңгене артык куе булмаган марганцовка эремәсенә салып торалар. Соңыннан яхшылап киптерәләр һәм утырталар.

Тагын да яхшырак нәтиҗә булсын өчен, бәрәңге утырта торган чокырга да марганцовка эремәсе агызырга була. 1 төпкә 1 литр кирәк.

Корткычны юкка чыгаруга караганда, аның килеп чыгуын кисәтү җиңелрәк. Бакчаны каты корттан саклау өчен берничә гади кагыйдәне үтәргә кирәк:

  • Бакчаны зарарламас өчен, башка җир кишәрлекләреннән туфрак кертү белән артык мавыкмаска. Бу шулай ук тирес кертүгә дә кагыла.
  • Уңышны үз вакытында җыеп алырга. Чөнки бакчада тиешле вакыттан озаграк яткан яшелчәләр бөҗәкләрне җәлеп итәргә мөмкин.
  • Үсемлекләрне бер-берсенә артык якын утыртмаска.
  • Чүп үләннәрен утарга.
  • Вакыт-вакыт туфракны известьләргә кирәк. Монда гади йомырка кабыгы да кулланырга була.

Бу корткычларның табигый дошманнары да бар, болар – бызылдавык (жужелица) һәм гөберле бака. Шуңа күрә, аларны бакчада тапсагыз, тимәгез, корткычларга каршы көрәштә ярдәм итәрләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар