news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бәрәңге алу өчен иң яхшы көннәр билгеле

news_top
Бәрәңге алу өчен иң яхшы көннәр билгеле
Фото: © «Татар-информ»

Чаллыда яшәүче биология фәннәре белгече Габделхәй Самигуллин быел бәрәңге алу өчен иң яхшы көннәрне атады. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

«Бәрәңгене алыр алдыннан иң элек аның сабагын чабарга кирәк. Бу – бәрәңге тулысынча өлгерү, кабыгы катылану һәм казып алган чакта яңа уңыш фитофтора белән зарарланмавы өчен мөһим», – ди белгеч.

Бәрәңге сабагын казып алу эшләренә якынча 1 атна кала чабу кирәк. Ул вакытта сабакның аскы яфраклары саргая, шиңә башлый.

Аннары бәрәңге сабагын җыеп, киптереп, яндырырга һәм бу урында туфракны казырга кирәк: бу – туфракны минераль элементлар белән баета.

Көз көне бәрәңге яхшы саклансын өчен, аны вакытында казып алу мөһим. Моның өчен җылы, коры көнне сайларга кирәк. Белгеч билгеләп үткәнчә, элек бу эш сентябрьдә башлана иде. Әмма быел һава шартлары уңай булганга, бәрәңге иртәрәк өлгерде. Быел бәрәңге алуны 25 августтан иртәрәк башларга ярамый.

Ай календаре буенча иң уңай көннәр: 26, 27, 30, 31 август, шулай ук 1 дән 5 сентябрьгә кадәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар